Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унынчы сыйныфка көчле укучылар гына калырга тиешме?

Китәргә кушсалар, китәргәме? Социаль челтәрләрдә, баламны 9–10 нчы сыйныфтан соң көллияткә барырга мәҗбүр итәләр, дигән хәбәрләр күренә башлады. Директорының «3–4»легә укучыны мәктәптән куарга хакы бармы?

 «2ле»гә укучы Вәли яхтасында»

Быел республикада 9 нчы сыйныфны 36 мең укучы тәмамлады. Соңгы елларда андыйларның яртысыннан күбрәге һөнәри уку йортларына керә. Монда үсмерләрнең һөнәр алып, тизрәк акча эшләү теләге дә, шул ук вакытта, нәрсәсен яшерәсең инде,  БДИдан курку да бар. Укытучыларның белеме йомшаграк булган балаларны мәктәптән җибәрү өлеше барлыгын да кире кага алмыйбыз. Янәсе, әгәр син мәктәптә калсаң, БДИны тапшыра алмаячаксың. Ә бу укытучыга да, директорга да – өстәмә баш авыртуы. Балага да моннан файда юк, ике ел ыштан туздыру гына булачак. Үз башларыннан үткәннәр моны яхшы белә. Әмма мондый хәл белән быел очрашучыларга «кит» белән «китмә»нең аермасын ничек аңлатырга? Мәктәптән җибәрелгән бала күңелендә укытучыларына карата мәңгелек үпкә калмасмы? 1 нче сыйныфтан бирле укыган мәктәбеңдә укытмауны хурлык дип санаучылар да бар.

«Ватаным Татарстан»ның «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә укучыларыбызга сорау бирдек:  9 нчы сыйныфтан соң нишләргә? Җавап бирүчеләрнең 61,9 проценты һөнәр алуны хупласа, 27,38 проценты мәктәпне тәмамлап, вузга укырга керү яклы. Сораштырудан катнашучыларның калган 10,71 проценты бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмаган. Үз фикерләрен җиткерүчеләр дә бар.

– Сыйныфташлар очрашуын «2ле» билгесенә укыган Вәли яхтасында үткәрергә дигән килешү булды. Сорауга җавапны шуннан чамалагыз инде, – дигән Аскар Баянов, уены-чыны белән бергә.

Наилә Закирова фикеренчә, теләге булган бала укытучы сүзенә карап тормый, барыбер китә инде ул. Мәктәптә яхшылап белем бирсеннәр, өйдә тәрбияләсеннәр.

«Инстаграм»дагы «Киңәш кирәк» төркемендә дә шундыйрак хәбәрләр күренде. «Безнең авылда укытучылар, директорлар 9–10 сыйныфтан куа башлый. Бер әти-әнинең дә  баласын җибәрәсе килми. Кая мөрәҗәгать итеп була? Аларның моңа хакы бармы икән?» – дип сораган берәү.

Канатлары ныгымаган әле…

Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаеваның улы Илфат быел 9 нчы сыйныфны тәмамлаган.

– Җитәкче тарафыннан кысу, 10 нчы сыйныфка калдырмагыз, дигән әйбер юк. Әмма математика, рус теле укытучылары үз фәннәре өчен борчыла. Белеме йомшак та түгел, «5ле»лек дип тә әйтмим. Математика сынавын «4ле»гә, рус телен «3ле»гә тапшырды. Өч «3»лесе чыкты. 10 нчы сыйныфта укыйсы килә. Тик китәргә туры киләчәк. Программистка укырга керерме, башкасынамы – кая барасын белмибез әле, – ди Гөлфинә Хамаева. – БДИ булмаса, укучылар тынычлап укыр иде. Имтиханнар вакытында бөтен туган-тумачалар белән борчылдык. Бу сынау әти-әниләрнең дә, баланың да нервысын какшата. Үз башыбыздан кичергәч, барысын да аңладым. Кем БДИ бирергә җыена, шул мәктәптә калсын. Хәзер күпчелек әти-әниләр, балам имтиханнан «2ле» алып, үзенә кул салмагае, дип курка. Шуңа күрә техникумга китсәләр, хәерлерәк булыр, минемчә. Бездә 9 нчы сыйныфны 25 бала тәмамласа, бары бишесе генә мәктәптә калырга җыена. Китмәсләр иде, математикадан куркалар.

Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбен 13 укучы тәмамласа, шуның алтысы һөнәр сайларга җыена. Мәктәп директоры Расыйх Шагаев начаррак укучыларны мәктәптән мәҗбүриләп җибәрүгә каршы. Аның әйтүенчә, мәктәп билгесе ул – шартлы, төп билгене тормыш үзе куячак.

– Директор буларак, бәлкем, шулай тиештер дә, әмма мин алай эшли алмыйм. Моңа хакым да юк. Белеме сай булганнарны кабул да итәбез, укытып та чыгарабыз. Бер мисал китерәм. Рус теле укытучысы бер укучысына текстларны 4–5 тапкыр күчертә иде. Икесенә дә бик авырга туры килде. Ул бала 10 нчы сыйныфта укырга калды, белеме дә яхшырды. Белем бирү – укытучының бурычы, – ди Расыйх Шагаев. – Начар укучылар күрсәткечне дә бозадыр, әлбәттә. Тик әти кеше буларак та, мин мәктәптә калдыру яклы. Ике ел дәвамында алар укытучылар күзәтүендә, мәктәп кочагында булачак. Җәйләрен дә, су буйларында йөрмәсеннәр, дип кат-кат әйтеп торабыз. Без һаман балалар хакында уйлыйбыз. Гуманлы мәктәп шул буладыр инде ул. 15 яшьтә аларның канатлары ныгып бетми әле. Без тагын ике ел эчендә күп нәрсәгә өйрәтәбез. Күзләренә нур иңсен, ныгып китсеннәр. Бу вакытта тормышка яраклашу да җиңелрәк булачак.

– «Мәгариф турында»гы федераль законда һәркем урта гомуми белем алырга хокуклы һәм ул бушлай диелгән. Шуның нигезендә мәктәп директорлары 10 нчы сыйныфта укырга теләүчеләрне кабул итәргә тиеш. Ә профильле сыйныфларга алганда, устав һәм «Профильле 10 нчы сыйныфларга укучыларны кабул итү турындагы нигезләмә» бар. Күпчелек очракта әлеге өстенлектән профильле фәннәрне «4–5»ле билгеләренә тапшыручылар, олимпиадаларда җиңүчеләр файдалана.

Шуның белән беррәттән республиканың барлык районнарында универсаль уку планы (профильсез укыту) тормышка ашырыла торган мәктәпләр җитәрлек. Мәктәпкә кабул итүдән буш урыннар булмау сәбәпле генә баш тартырга мөмкин. Урын булмаганда үзегез яшәгән районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була, – дип белдерделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.

«Эшче кирәк, галимне сатып алып та була»

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин 10 нчы сыйныфка көчле укучыларны гына кабул итүгә уңай карый. Моны профориентация эше дип саный ул.

– Монда Россия Мәгърифәт министрлыгының да бераз  хатасы бар. Ни өчен дигәндә, мәктәпләрдән БДИның зур күрсәткечләрен таләп итәргә ярамый. Бездә 11 ел уку мәҗбүри. Укучылар арасында вузга керергә җыенмаучылар да күп. Мәктәпләрдән елдан-ел югары нәтиҗәләр таләп итәләр. Бу – начар әйбер. Баланың сәләте укып кына артмый. Мәктәпләргә карамый ул. Белем йортларында һөнәргә әзерләү эше бара. 9 нчы сыйныфтан соң имтиханнарны авыр биргән укучыларга алга таба мәктәптә уку җиңел булмаячак. Алар барыбер БДИ биреп, югары уку йортына керә алмыйлар. Ул аларга кирәкми дә. Бөтен кешегә дә югары уку йортына керергә димәгән,  – дип турысын әйтә Марат Лотфуллин. – Безнең илдә кул белән эшләүчеләр югары белемле кешеләрдән күбрәк кирәк. Бу – безнең мәгариф системасында гына булган хәл. Европада әлеге мәсьәлә башлангыч сыйныфларда ук хәл ителә. Укучылар имтихан нәтиҗәсендә өч төркемгә бүленә. Аларның бер төркеме техникум кебек мәктәпләргә китә, кулдан эшләргә өйрәнә. Бер өлеше – урта мәктәпкә, югары уку йортларына ниятләгәне гимназия-лицейларга китә. Монда төркемнәргә әти-әниләр теләге белән түгел, имтихан нәтиҗәсендә бүленәләр. Баллары җитмәсә, алар урта мәктәпкә бара алмый. Бу – күптән хәл ителгән әйбер. Безнең илдә генә генетиканы таба алмаган кешеләр, яхшы ашласаң, арыштан да бодай үсә дип уйлый. Үсми, сандугач ул – укыган чыпчык түгел. Шуңа күрә мин техникумнарга китүгә уңай карыйм. Мәктәп һөнәргә әзерләү эшен алып барырга, әти-әниләргә аңлатырга тиеш. Ә безнең мәктәп – эшләргә юнәлтелгән мәктәп түгел. Әти-әниләр, балалары үзләреннән яхшырак укырга тиеш дип уйлый. Юк, алай түгел. Үзең нинди, балаң да шундый. Үзең әллә кайда укымаган икән, балаң да укый алмый.

Марат Лотфуллин мәктәпләрдә «2ле»не күбрәк куярга, 5–6 нчы сыйныфларда төшереп калдырырга кирәк дип саный. Аның әйтүенчә, сугышка кадәр 1 нче сыйныфка кергәннәрнең яртысы гына 7 нче сыйныфны тәмамлаган.

– Калганнары ФЗӨгә укырга киткән. Аларны ашатканнар, киендергәннәр, эшләргә өйрәткәннәр. Безнең ил шундый белем системасы белән артта калмады, беренче булып, галәмгә кеше җибәрде, ракета ясады, бөтен әйберләре шәп иде. 1965 елда «2ле» куймау сәясәте керде, элеккеге системаны бозды, хәзер мәктәптә уку юк. Көчле бала да, бөтенләй укымаганы да «3ле» алгач, тегеләр үзләрен академик дип исәпли башлый, начар укыганы да, барыбер куялар бит дип, укымый. Аттестат алып, сыерын сатып, югары белем турындагы диплом ала. Аннан мин эшләмәскә хокуклы дип, кәгазь ташырга урын эзли, – ди ул. – Авылда да эшче калмады, шәһәрдә дә шулай. Безнең ил нефть сатмаса, үләчәк. Мәктәпләр файдалы эш алып бара, ләкин дәүләт күләмендә дә сәясәт булырга тиеш. Техникум, училищеларның санын күбәйтергә, ныгытырга кирәк. Илгә беренче чиратта эшчеләр кирәк, галимне сатып алып та була. Эшчене булмый.

 

Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасы депутаты:

– Балаларны 10 нчы сыйныфка алмаска дигән закон юк. Бала ничәлегә укыса да, мәктәптән китми кала ала. Начаррак укучыларны җибәрү белән мәктәп үзе шөгыльләнә. Директоры шундый карашта, димәк. Кызганыч, мәгариф системасында каралган рейтинг, күрсәткечләр аркасында да шундый хәлләр килеп чыга. Кайбер әти-әниләр баланы җәфаламыйк, ул барыбер югары уку йортына керә алмый, һөнәр алсын, ди. Техникумны тәмамлагач, вузга укырга керү дә җиңелрәк. Монда ике төрле караш бар. Әгәр бала киләчәген вуз белән бәйләргә теләми икән, аңа урта һөнәри уку йортларына бару уңайлырак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев