Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тубән Биш авылының "Чабак тавында" үткәрелгән Питравы

Питрау бәйрәмен һәркем үзенчә билгеләп үтә. Һәр төбәкнең үзенә күрә уеннары бар. Бүген укучыларыбызны Тубән Биш авылының "Чабак тавында" үткәрелгән Питрау бәйрәме белән таныштырабыз

Халкыбызның үзенә генә хас булган бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре чагылдырылган кичәләре, традицияләре бихисап. Без хәзерге буын аларны югалтмыйча, саклап дәвам итәргә бурычлы. Үзебезнең әби-бабайлардан, әти-әниләрдән өйрәнеп, барлык йолаларны да искә төшереп торырга тиеш.

Питрау бәйрәме үзенә карата бик үзенчәлекле. Бәйрәмне элек-электән үк, җәй уртасында,12 июль көнне бәйрәм иткәннәр. Питрау бәйрәме – христиан календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн.
Питрау бәйрәмен һәркем үзенчә билгеләп үтә. Һәр төбәкнең үзенә күрә уеннары бар. Бездә дә Питрау бәйрәме элек-электән Тубән Биш авылында "Чабак тавында" үткәрелгән. Ул бәйрәм турында, өлкән авылдашларыбыздан сорарга булдык.

"Минем эни 1930 елгы. Бәләкәй чакта сугышка кадәр үк Питрауга менә идек ди. Сугыш вакытында булды микән юкмы хәтерләми. Аннары кичке Питрау Чиркәү урамында уздырганнар. Тауга күрше авыллар килеп Питрау чәчәкләре жыеп китә торган булганнар. Питрау безнең авылнын дини бәйрәме булган "- дип искә ала Николаева Таисия Николаевна.

Питрау бәйрәме турында Гүзәлия апа сөйләгәннәрдән:
"Без ул вакытта кечкенәрәк инде, 6-7 классларда укыганыбыздыр. Ул безнең тауда, Олы наратлыкта була торган иде. Дежурный магазинда Валина апа эшли торган иде. Күрше авылдан автолавкалар сату белән менәләр. Ул инде Сабантуй бәйрәме шикелле үк, шундый ук уеннар - бик күңелле бик матур уза иде. Бөтен тирә-як авыллар, шәһәрләрдән туган тумачалар кунакка кайталар иде. Аны җайлап шулай ял көненә туры китереп ясадылар микән?!
Ул вакытта аның бит көннәре дә бик матур, эссе көннәр була торган иде, без инде барыбыз да, матур күлмәкләребезне киеп тауга, бәйрәмгә менеп китә идек. Ул көнне һәрвакыт яңгыр да явып китә торган иде.
Яшьләр үзләренчә, өлкәннәр, олырак кешеләр үзләренчә табын корып сыйланып, җырлап-биеп күңел ачалар иде. Питрау бәйрәмендә җыелышып истәлекле фотога төшә идек.

 

МБУК РДК Нижнебишевский СДК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев