Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәслимә Низами, беренче мәхәббәте Иван белән кавышкач, җырлар яза алмый башлаган

Керәшен егете Иван Васильев белән алар бәрәңге басуында танышалар

Матур гына йөриләр, араларында мәхәббәт хисләре уяна. Иван армия хезмәтенә китә, шул вакытта юк кына сүз өчен бик нык ачуланыша алар. Горур Тәслимә, Иванга үпкәләп, башка егеткә кияүгә чыга. Юләр яшьлекнең гафу ителмәс хатасы шул беренче мәхәббәтне югалтуда була. Озак вакыт хат алышмый алар, Иван армиядән соң Себергә китә. “Онытылмый беренче саф мәхәббәт” – дип җырлана җырларда. Чыннан да, гомер буе бер-берсен сагынып яши алар. Ләкин 40 ел узганнан соң ике ярга ташланган бу гашыйк пар янәдән кушыла. Берсенең ире, икенчесенең хатыны бакыйлыкка күчкәч, бер-берсен социаль челтәр аша эзләп таба алар. Әкият бу? – диярсез. Юк, бу чынбарлык...

"Бөтенесе “Иван белән тора башлагач, бераз рәтләнеп һәм матурланып киттең”, – дип әйттеләр. Сере нәрсәдә? Әлбәттә, ир-атларда. Яхшы ирләрнең хатыннары һәрвакыт матур һәм яшь күренә. Иван мине яратуы белән яшәртә, бик назлы, игътибарлы, романтик ул. Яшьләрчә “ухаживать” итә белә", - ди ул.

Тәслимә Низаминың 360тан артык җыры Иванга багышланган, чөнки ул һәрвакыт аның йөрәгендә булган. "Шуны сагынып елый торган идем һәм җырлар үзеннә-үзе туды. Менә хәзер аның белән кавышканнан соң җырлар язып булмый, күптәннән яңа җырлар язганым юк, - ди Тәслимә ханым.


Автор: Динә ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев