Күкәй тәгәрәтү уенында җиңүчеләргә буялган күкәйләр, акча бирелде
Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Олы көн бәйрәмен үткәргәннәр.
"Иртәнге алтыларда ук балалар өйдән-өйгә кереп, Христосны зурладылар, бәйрәм күчтәнәче итеп күкәй, тәм-томнар жыйдылар. Аннан соң һәркем өйләрендә туганнары белән өстәл артына җыелды"— дип сөйләде Түбән Юшады авылыннан Наталья Чепкасова.
Авылда борынгы йоланы да үтәгәннәр. Балалар өчен күкәй тәгәрәтү уенын оештырганнар. Уенда җиңүчеләргә буялган күкәйләр, акча бирелгән.

Нет комментариев