Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Бишкә җирлек башлыклары җыелды

Зәйдә җирлек Советларының урыннардагы утырышларның чираттагысы кичә Түбән Биштә узды

Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашты.

Утырыш алдыннан кунаклар яшьләр программасы буенча йорт салып кергән Рамил Хәлиуллин ихатасында, мөгезле эре терлек асраучы Сергей Михайлов шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Аннан  данлыклы Түбән Биш мәктәбендә уку-укыту эшчәнлеге белән таныштылар.

Утырыш  мәдәният йортында дәвам итеп, җирлек  башлыгы Дамир Насретдинов  узган ел һәм агымдагы  елның беренче кварталында башкарылган эшләр һәм алдагы бурычлар турында бәян итте.  Гадәттәгечә, үзара салым темасына  басым ясалды. 

Эмиль Галеев  районда янгын куркынычсызлыгы буенча алып барылган чараларны бәян итеп, авыл халкына әлеге уңайдан уяу һәм сак булырга чакырды.

Семинарда шулай ук язгы кыр эшләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәлләр торышы, дини объектларны паспортлаштыру барышы, авыл халкына коронавируска каршы  вакцина ясату,  санитар-экологик айлык барышы һәм башка мәсьәләләр буенча сөйләшү булды.

 Утырыш эшенә Разиф Кәримов йомгак ясап, җирлек башлыкларына көн тәртибендә каралган барлык сораулар буенча эшне тагын да активлаштыру бурычын куйды. 

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев