Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәтәләр
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәтәләр

Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар

Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

«Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма көндез көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

 

Татар Информ


Нет комментариев