Татарстанда 10 градуска кадәр җылытачак
30 мартта, төнлә урыны белән 10-15 градуска кадәр салкын булуы фаразлана
30 мартта көндез Татарстан территориясендә һава температурасы 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.
Шулай ук төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил исәргә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы фаразлана.
Төнлә һава температурасы -4...-9 градус була, урыны белән -10...-15 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы +5...+10 градуска кадәр күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев