Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәк авылында “Хезмәтегезне хөрмәтләп” акциясы узды

13 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне булып узды. Шул уңайдан Менделеев районы Сәйтәк авылында Хезмәтегезне хөрмәтләп” акциясы үтте

Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Ясминур Гизатуллина хезмәт ветераннарын һәм хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшләүче авылдашларын бәйрәм белән котлап үтте, дип Менделеев районы пресс-службасы хәбәр итә. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан авылдашларыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Һәр чорның үз авырлыгы, үз мәшәкате. Очрашу вакытында бәйрәм белән котлап, һәрберсе белән хезмәтләренең үзенчәлекләре турында әнгәмә корылды. Раиса апа Григорьева, Пелагия апа Семенова нинди шартларда ничек эшләүләре турында сөйләп киттеләр. Пелагия апа үзе язып барган хәтер дәфтәреннән һәр авылдашының хезмәт юлы турында сөйләп үтте. Алар һәрберсе авыл клубы тарафыннан үзләренә шушындый ихтибар булуына, күчтәнәчләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев