Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә китапханәчеләрнең “Әдәбият һәм туган җир” дигән фестивале уздырылды

Бәйрәмне китапханәчеләребез Наталья Рябова белән Эльвира Шатунова алып барды. Сүз уңаеннан, Якты Күл китапханәчесе Эльвираның керәшен милли күлмәгеннән булуы да соклану уятты

Авыл мәдәният йортына килүче фестиваль кунакларын “Сәвәләй фольклор” ансамбле үзенең “Машинада мамык җерлиләр” җыры белән каршы алды. Биредә тамашачы “Родного края разноцветья”, “Земля родная, что дарит вдохновенье”, “Красоту творим руками” кебек күргәзмәләр белән танышты. Ул күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигешләр, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли бизәкләр төшерелгән тәлинкәләрне күрергә була иде. “Китап яратучы бабай” дип аталган китап инсталляциясе дә тамашачы игътибарын үзенә тартты. “Минем туган ягым” исемле фотозонадан да кеше өзелеп тормады.

Бәйрәмне китапханәчеләребез Наталья Рябова белән Эльвира Шатунова алып барды. Сүз уңаеннан, Якты Күл китапханәчесе Эльвираның керәшен милли күлмәгеннән булуы да соклану уятты.

Фестивальдә керәшеннәрнең “Печән өсте” йоласы күрсәтелде.

Керәшен милли күлмәге үзенчәлекләре белән Светлана Чернова таныштырды. Роза Рябова, Анна Сабаева һәм  Ольга Исакова,  үз биюләре аша, халкыбызның кием үрнәкләрен күрсәттеләр.

Балаларның да катнашуы фестивальгә үзгә ямь өстәде. Нәни дусларыбыз  Дарья Усманова, Амелия Рябова, Анастасия Рябова, Надежда Аксакова, Алиса Сабаева, матур итеп, туган як турында шигырьләр сөйләделәр.

 “Халкым шигърияте – минем иҗатымда” исемле “ачык микрофон” иң беренче булып, безнең Якты Күл авылыннан килүчеләргә бирелде. Мин дә үзем иҗат иткән шигырьләрне  укыдым.

Бәйрәмебез “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды.

Ләйлә САБАЕВА, Зәй районының Якты Күл авылы клубы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев