Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдәләрчә - Калын тәбә

“Үземчә пешерәм” конкурсына тәмле тәбә

Безнең якта калын тәбәне, элек-электән, кунак каршылаганда пешергәннәр. Бу тәбәне туйларда зурлап чыгарып табын уртасына куйганнар. Ә без аны нәнәйләрдән, әбиләрдән күреп, өйрәнеп калдык.

Калын тәбә пешерү өчен, эретелгән сыер мае (кечкенә тирән савытның яртысы кадәр), 6 күкәй, ярты кап чүпрә, шикәр комы, сөт, он һәм йөзем җимеше алабыз.

Иң беренче эш итеп, кечкенә тирән савытны тутырып диярлек салган сөтне җылытабыз, аны кәстрүлгә салабыз. Тизрәк кабарсын өчен, ярты кап чүпрәне изә-изә кушабыз. Бер кашык шикәр комы, савыттагы майның яртысын салабыз һәм, апара ясаган шикелле, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашманы 5 минут тотабыз. Шуннан соң, 3 күкәйне аерым савытка сытып, туглап кушабыз. 2 аш кашыгы шикәр, ярты аш кашыгы чамасы тоз өстибез. Әз-әзләп он салабыз һәм чүпрә күпергәнче болгатабыз.  Камыр башы сыман була ул. Әзрәк күпертергә, кабартырга куябыз.

Әлеге әзер катнашмага калган ингридиентларны кушабыз. Эретелгән сыер маеның калганын һәм тагын 3 күкәй салабыз. Күбрәк салырга да була. Баллырак та, тәмлерәк тә булсын өчен, 2- 3 аш кашыгы шикәр комы, әз генә тоз өстибез һәм йөзем җимеше салып болгатабыз. Куе массага әйләнерлек итеп он кушабыз, һәм майлы табага салып күпертәбез. Күпереп менгәч, пешерергә куябыз. Өсте кызарып пешеп чыккач, калын тәбәне айбагыр яки сыер мае белән майлыйбыз.

 

Елена ДЕМЕНТЬЕВА.

 Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев