Сәнгать төне - 2020: онлайн-Аулак өй программасы
Хәбәрләр

Сәнгать төне - 2020: онлайн-Аулак өй программасы

Халыклар бердәмлеге көне һәм "Сәнгать төне - 2020" кысаларында керәшеннәр "Аулак өй"гә чакыра

"Ночь искусств" ( "Сәнгать төне") Бөтенроссия акциясе быел 3 ноябрьдә онлайн-форматта узачак.

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-onlayn-aulak-yg-chakyra

"Ночь искусств" ( "Сәнгать төне") Бөтенроссия акциясе быел 3 ноябрьдә онлайн-форматта узды. Бөтен Россия буенча музейлар, театрлар, күргәзмә һәм концерт заллары, китапханәләр һәм мәдәни клублар онлайн-форматта тематик чаралар үткәрелде. Тамашачыларны сәнгать турында лекцияләр, концертлар, музей экспозицияләре буенча виртуаль экскурсияләр оештырылды.

3 ноябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, үзенең социаль челтәрләрендә, керәшеннәр культурасына багышланган кичә ясады.

Программада керәшен мәдәнияте турында мавыктыргыч лекторий, этнохудожникларның «Безнең ил» күргәзмә-экспозицияләре буенча видеоэкскурсия, туган телгә багышланган тематик "Әкиятләр бүлмәсе", керәшен биюе буенча мастер-класслар, музыкаль күчтәнәчләр булды.


 


Нет комментариев