Бүген республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин
Татарстан территориясендә томан һәм көчле җил көтелә. 27 нче гыйнварда төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә һәм урыны белән Казанда иртән һәм көндез көньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Моннан тыш, татарстанлыларны юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәттеләр.
Нет комментариев