Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Семья”да – Татьяна Ефремова

Җырчы Татьяна Ефремова Түбән Кама паркында керәшен көйләрен яңгыратты.

Июльнең соңгы кичләреннән берсендә, Түбән Каманың  халык иң яратып йөри торган “Семья” паркында керәшен халык җырулары агылды. Ул җыруларны бу парктагы “Шәһәрнең мәдәни мохите”нә (“Культурная среда города”) махсус чакырылган җырчы Татьяна Ефремова башкарды.

Шәһәрнең иң матур ял урыннарыннан берсе булган “Семья” паркындагы “Шәһәрнең мәдәни мохите” Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты һәм “TATHEFT” хәйрия фонды тарафыннан оештырыла.

Татьянаның быел Келәтле Питравында керәшен җыруларын җырлавын  мәйдан сокланып караган иде инде. Шуңа күрә дә аның “Семья”да чыгыш ясаячагын ишеткән карендәшләр һәм җырчы иҗатына гашыйк тамашачы бу кичне бирегә җыелды. Паркның амфитеатрга охшатып ясалган төп сәхнәсенә керәшен милли киеменнән чыккан Татьянаның җырлавын да, сөйләвен дә барысы да яратып тыңладылар.

Җәй буе дәвам итә торган “Шәһәрнең мәдәни мохите” проектына шушы арада керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор аснамбле солисты Оксана Дмитриева һәм, шулай ук, Казаннан танылган җырчы Лариса Басыйрованың да килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://t.me/tuganaylar2002/930