Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль кичәдә илебез каһарманнарының барлык буыннарына да хөрмәт күрсәтелде

Сарсаз-Баграж мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт җыр-биюләр, юмор белән үрелеп барды. Укучы кызлар башкаруында "Смуглянка", кечкенәләрнең "Каеннар шаулый" җырына  биюләре кичәгә  ямь өстәде.

“Һәр бәйрәмебездә катнашучы "Ике әби"нең мәзәкләре, "Армия маҗаралары" скетчлары тамашачыларның  күңелен күтәрде. Беренче тапкыр гына катнашучы җырчыларыбыз - Валентина Николаева,  Тәслимә Маликованың җырларын тамашачылар шулай ук яратып кабул итте, яшь башкаручылар - Алексей Краснов, Никита Харитонов, Эдуард Белголов җырлары алкышларга күмелде. "Баграж буйлары" ансамбле кызлары да үзләренең иң матур җырларын көчле затларга бүләк итте.   Алар ир-егетләргә хөрмәт һәм яшьләргә патриотлыкның нинди булуын күрсәтү максатыннан хәрби киемнәрдән чыгыш ясадылар”, -ди авыл китапханәчесе Марина Халикова.

 Ә  Ватанны саклауда зур көч керткән ир-егетләребез матур кичә, онытылмаслык мәдәни чара өчен оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

 

Зәй офыклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев