Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж укучылары Муса Җәлил иҗатыннан яраткан шигырьләрен укыды

Мәдәният йортында каһарман шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлаган чара үткәрелде

Татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 15 февральдә  115 ел тула. Шул уңайдан район-шәһәрдә дә төрле чаралар, кичәләр уза. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңсез батырлыгын хәтердә яңартып тору үзебез өчен – яшьләребез күңелендә милли горурлык хисләре тәрбияләү өчен мөһим.

Балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү, аларда шагыйрь иҗатына карата хөрмәт һәм горурлану хисе уяту, сәнгатьле итеп шигырь укуны үстерү кебек максатларны үз эченә  алган  “Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” шигырь бәйрәмендә Сарсаз-Баграж мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Китапханәдә  “Үлемне җиңгән җырлар” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә оештырылды.  Балалар Җәлил иҗатыннан үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, бөек шагыйребезнең тоткынлыкта иҗат ителгән “Моабит дәфтәре” буенча фикер алыштылар. Шагыйрьнең батырлыгы, туган халкына, туган теленә булган көчле мәхәббәте турында татар әдәбияты дәресләреннән яхшы хәбәрдар булган укучылар шагыйрь белән горурлану хисләре кичерделәр.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев