Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары “Адымнар” клубы оештырган бәйгедә әзерлекле булуларын күрсәтте

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда “Туган җирем – Татарстан, туган телем – татар теле” дип аталган бәйге оештырылды

2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, ә Зәебездә Туган як елы булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәр һәм районыбызда төрле чаралар еш үткәрелеп тора.  

Шуның чираттагысы 26 нчы февральдә Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда “Туган җирем – Татарстан, туган телем –  татар теле” дип аталган шәһәр һәр район күләм бәйге үткәрелде. Бәйгене “Адымнар” татар мәдәнияте клубы оештырды. Максаты татар әдәбиятын укуга һәм халык җырларын өйрәнүгә кызыксыну уяту, халкыбызның әдәби мирасын пропагандалау, яшь талантларны барлау. 

Бәйгедә катнашучылар, алты яшь категориясе буенча, дүрт номинациядә көч сынаштылар. Шигырь яратучылар халкыбызның яраткан шагыйрьләре Г.Тукай, Р.Миңнуллинның шигырьләрен яттан сөйләсәләр, җыр сөючеләр “Эстрада җыры” һәм “Халык җыры” номинацияләрендә үзләренең талантларын күрсәттеләр. 

Әлеге бәйгедә Зәй районы Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбе укучылары да актив катнашты. Укучыларыбыз бәйгедә үзләренең нык әзерлекле булуларын күрсәтте һәм һәрберсе төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Краснов Алексей (Диплом I) “Безнең ил”, Мартемьянова Юлия (Диплом II) “Баграж авылы көе” җырларын, ә Абдулова Мария (Диплом III) һәм Карабашева Диана (Диплом II) Роберт Миңнуллинның “Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе” һәм “Шундый минем туган ягым” шигырьләрен тамашачыга һәм мәртәбе жюрига тәкъдим иттеләр. Укучыларны конкурска укытучылар Петр Утяганов, Ирина Чернова, Валентина Тазирова әзерләде. 

Бәйгедә катнашучылар чараны югары дәрәҗәдә оештырган һәм матур итеп алып барган “Адымнар” клубы җитәкчесе Фәннүр Миннекәевкә бик зур рәхмәтләрен белдерделәр. 

Ирина Чернова, Зәй районы, Сарсаз-Баграж авылы

                                                                                     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев