Сак булыгыз! Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Хәбәрләр

Сак булыгыз! Яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Синоптикларның якынча фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак

Иртәгә, 7 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозылачак.

Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәр ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Яшен вакытында аның тизлеген секундына 15-18 метрга кадәр җитә.

Төнлә 7-12, көнбатыш районнарда 14 градус җылы була. Көндез һава температурасы +23, +28 градуска кадәр күтәрелә. Бигрәк тә Татарстанның төньяк-көнбатышында, шул исәптән Казанда эссерәк була.

Синоптикларның якынча фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. 

 

Чыганак

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев