Шимбәгә туры килгән бәйрәм көне 14 июньгә, дүшәмбегә, күчерелә
12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда яшәүчеләрне кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә, дип яза «Татар-информ» МА.
«РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне, эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше буенча, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне бер көнгә туры килгәндә, ял көне эш көненә күчерелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Нет комментариев