Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: Миңа дигәне – юк, очрамый

РИММА НИКИТИНА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘДӘН ӨЗЕК

– "Давай поженимся" тапшыруына кем белән бардың?
– Әнине чакырган идем, аның йөрисе килмәде. Беренче мәхәббәтемнең әнисе Резеда апа белән бардым. Казанга килгәннән бирле, 17 еллап аралашам аның белән. Иптәш кызлар кебек без.

– Ник килене булмадың?
– Ул бала-чага мөнәсәбәте генә иде бит. Беренче тапкыр кулга-кул тотышу, беренче үбешү... Йоклап йөргән егет түгел, кыскасы.

– Кияүгә чыгасың киләдер бит? Сайланасыңмы?
– Миңа дигәне – юк, очрамый. Сайланамдыр да инде, ләкин бүгенге көндә “менә шуны яратам” дип әйтердәй кешем юк. Гашыйк булып йөргән кешеләр белән ничектер барып чыкмады. Былтыр менә Мәскәү егете белән ташлаштык. Бер ел йөрдек, эшләр туйга таба бара иде. Ләкин ул бик катгый таләпләр куйды да, мин араны өздем. Бәлки миңа Аллаһы Тәгалә үз гаиләмне бирмәвенең сәбәпләре дә бардыр. Өч ел элек Шыгырданнан ике дус кызым юл фаҗигасендә үлде. Мин аларның балаларына кайтып йөрим, көчемнән килгән кадәр булышам. Алар миңа бик якын, үземнеке төсле дисәм дә була. Ләкин ул сабыйларга чын әти-әни кирәк. Менә мин әтине 22 яшьтә югалтсам да, әле дә бик авыр. Юксынам. Бер уйласам, җиткән кыз, назын да, тәрбиясен дә күреп өлгергән. Ә ул миңа җитми. Шуңа күрә мин баланың әтисе булырга тиеш дип уйлыйм. Әлегә.
 

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев