Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасының идарә утырышы булды

Бүген, 17 декабрь көнне, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышы булды.

Утырышны Республика керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров алып барды. 

Иван Егоров шушы көннәрдә Казан керәшен оешмасының җитәкчесе алышынуын искә алды. Ул 30 еллап оешманы җитәкләгән Мария Семёновага нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдереп,  яңа сайланган җитәкче Светлана Борисовага эшендә уңышлар теләде.

Оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Көн тәртибендә Республика керәшен оешмасының еллык эш нәтиҗәсе, Чистай бүлегенең балалар һәм яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе, Менделеевски районы Иске Гришкин авылында яңа ачылган керәшен мәдәният үзәгенең максатлары һәм бурычлары, «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасына язылу кампаниясе барышы, “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” керәшен җыруын яшь башкаручылар конкурс-фестивале мәсьәләре күтәрелде.

Иван Михайлович уңышлы эшләп килүче керәшен оешмаларына рәхмәт  әйтте, киләчәктә дә шул темпны югалтмыйча эшләргә максат куйды.

Бу темага:

Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова еллык эшкә отчёт ясады

Чистай керәшен оешмасы: этник бәйрәмнәр оештырганда яшьләрне җәлеп итәбез 

"Туганайлар"ның баш редакторы Юлия Губина иң күп газета алдыручы төбәкләрне атады

Менделеевск керәшен оешмасы: безнең Үзәккә килегез! 

Әлеге чара турында тулырак “Туганайлар” газетасының киләсе санында укыгыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев