Хәбәрләр

Мәләкәс авылында волонтерларыбыз кабат җыелды

Тукай районының Мәләкәс авылында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү дәвам итә.

Оста куллы хатын-кызлар кабат җыелды. Тегү машиналарының тавышы тынып тормый.

«Уртак эшебезгә кире кайттык. Җәй буе мәшәкатьләр, бакча эшләре дигәндәй, барыбызны да төрле якка таратты. Әмма тыл белән фронт арасындагы бу җепне өзеп булмый, ул һәрвакыт йөрәктә. Мендәрләр өеме әзер, аларны иң кирәк булган урынга — егетләребез янына озатырга торабыз. Бу — сугышчының көнкүрешендә кечкенә генә булса да җылылык өстәрлек, җан җылысы салынган гади әйбер. Җәйге тәнәфестән соң кабат бергәләп эшкә тотынуыбызга бик шатбыз. Алтын куллы, киң күңелле һәр остабызга чиксез рәхмәт! Бердәм булып, эшебезне дәвам итәбез», — ди китапханәче Лидия Фартдинова.

Һәркем үз өлешен кертә, һәркем үзенең кечкенә генә өлеше белән зур җиңүгә якынайта. Бердәм булганда гына без көчле. Мәләкәс авылының бу изге эше башкаларга да үрнәк булсын, күңелләрдәге изгелек уты сүнмәсен. 

Фото Мәләкәс мәдәният йортыннан.


Нет комментариев