Балтач районы Субаш мәдәният йортында эшләп килүче «Туганай» керәшен халык вокаль ансамбле 80нче елларында гөсләчеләр ансамбле буларак башлап җибәрә.
Ансамбльнең беренче җитәкчесе ТАСССРның атказанган культура хезмәткәре — Васильев Илья Степанович була. Ансамбльнең составында дүрт гөсләсе, ике гармунчы, бер курайчы, дүрт җырчы була. Ул елларда ансамбльнең чыгышлары зур уңыш казана. Алар район, республика сәхнәләрендә, телевидениеда чыгышлар ясыйлар.
Хәзерге форматта ансамбль 1990нчы елларда эшли башлый. Состав үзгәрә, буыннар алмашы дәвам итә, эшчәнлек күпкырлыга әйләнә. Репертуарга йолалар күрсәтү, биюләр, яңа җырлар кертелә.
2018 елда ансамбльгә халык вокаль ансамбле исеме бирелә. Шулай ук 2018 елда «Саклыйк халкым җыруларын» дигән темага грант отып, ансамбльнең хәзерге костюмнары тектерелә. Хәзерге вакытта ансамбльгә 14 кеше йөри, шулай ук балалар коллективы да бар.
«Туганай» ансамбленең уңышлары да зурдан. Ул «Питрау», «Наш дом — Татарстан», «Балкыш», «Звонкая капель» Республика фестивальләре, «Түгәрәк уен», «Казан сөлгесе» Бөтенрәсәй конкурслары лауреаты. Ансамбльнең хәзерге җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — Хәлил Фәезов.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк.
Фото: «Туганайлар»
Нет комментариев