Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Опера җырчысы, карендәшебез Вәли Галкин – Иван Никифор улы Галкин

Татар һәм башкорт опера сәнгатенең башлангыч үсеше тарихында күренекле эз калдырган җырчыларның берсе, керәшен халкының талантлы вәкиле, Татарстанның атказанган артисты Вәли Нигович Галкин (Иван Никифорович Галкин) турында язылган мәгълүмәтләр матбугатта юк диярлек аз

Әлеге тәкъдим ителгән материалларда җырчының нәселеннән булган Казанда яшәүче укытучы Татьяна Геннадьевна Галкина сөйләгәне, музыка белгече Зәйнәп Шәйхуловна Хәйруллинаның архивындыгы язмасы һәм Тәрбит авылының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан махсус әзерләнгән экспозициядәге фотоматериаллар кулланылды.


Әлеге мәкаләнең нигезендә 1968 елның 29 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында «Кодача» исемле музыкаль комедия (З.Исмагилов музыкасы, Б.Бикбай либреттосы) сәхнәдә башкару алдыннан сөйләнгән сүз тәшкил итте. Бу сүз Зәйнәп Хәйруллина тарафыннан әйтелде һәм атаклы опера җырчысы Татарстанның атказанган артисты Вәли Галкинның иҗатын хөрмәтләүгә багышланган иде. Менә аның эчтәлеге:
Хөрмәтле иптәшләр! Бүгенге кичәне мин тырыш хезмәткә, музыкаль сәнгатькә бөтен йөрәген, күңелен, бөтен барлыгын бирүче Вәли Галкинны ихтирам итү кичәсе дияр идем. Чөнки без музыкаль сәнгать кешеләре – Вәли Галкин диюгә иң беренче чиратта аның һәр вакыт эшкә әзер булып, сәхнәгә чыгуны зур бәйрәм каршылагандай көтеп алуын искә төшерәбез. Вәли Галкин диюгә бик ачык йөзле, кешеләрне хөрмәт итүче иптәш, актив җәмәгатьчелек эшчесе дип беләбез. Вәли Галкин диюгә күз алдына татар, рус һәм Европа композиторлары тудырган музыкаль сәхнә әсәрләрендәге көлке образлар килеп баса һәм ирексез елмаеп куясың. Чөнки ул тудырган образлар бик тулылар, хәтердә нык калырлык эшләнгәннәр. Комедия – ул тормыштагы кимчелекләр белән көрәшү, көлкегә калган типларны тормышыбыздан алып ташлау дигән сүз. Вәли Галкин менә мондый бәндәләр артык булмасыннар, кешеләр мондый көлке хәлгә калмасыннар, дигәндәй, үзенең көлке образларын күпъяклы итеп, зур тырышлык белән, аны һәр яктан җентекләп өйрәнеп иҗат итә. Кабатланулардан кача, һәр образ өчен кирәкле штрихлар, бизәкләр таба белә. «Башмагым»да ул Кәрим байны һәм аның кияве Вафаны – балдызына гашыйк булган җизнәкәйне бик күңелле алымнар белән оста иҗат итә. Кәрим бай да, җизнәкәй Вафа да бер үк урман җиләкләре. Икесе дә сәүдәгәрләр, икесе дә хатын-кызларны үзләренчә яраталар. Үз хатыннарын оста алдыйлар. Ә шулырның икесе өчен дә артист Вәли Галкин бер-берсен нык аерырлык оста алымнар таба. Вәли Галкин өчен кечкенәме, зур рольмы барыбер – барысын да ул зур җаваплылык, ихлас күңелдән бирелгәнлек белән иҗат итә.
Аның иҗат колачы киң. Ул комик, характерлы образлар иҗат итү белән чикләнгән артист түгел. Ул «Качкын» операсында халык батыры Булатны, «Фәридә» операсында кыю очучы Ильясны, «Алтынчәч» операсында буйсындыру көченә ия булган Ханнан «Түләк һәм Су-сылу» операсында сабыр күңелле, тирән акыл иясе, ил агасы Янгураз карт кебек образларны иҗат иткән, матур баритон тавышлы опера солисты. Концертларда татар совет композиторларының арияларын, җырларын башкаручы концерт җырчысы.
Вәли Галкинның артистлык осталыгы совет театр сәнгатенең күренекле вәкилләре белән якыннан аралашуда туды, үсте, ныгыды.
Ул Кайбыч районы Тябердино-Чути авылында 1913 елның 15 октябрендә туа. Туган авылында җиде классны тәмамлагач Казанга килеп Медицина институты рабфагына укырга керә. Студентлар торагы театр белән янәшә булганлыктан аларны еш кына театрга масса күренешләрендә катнашыр өчен чакыртып алалар. Менә шушы сәхнә осталары Зәйни Солтанов, Солтан Габәши, дирижер Литвинов аны күреп, аңа игътибар итәләр. Яшь егет һәр әйткәнне тырышып үти, тавышы матур яңгырый. Газиз Әлмөһәммәтов аны 1932 елны П. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында оешкан Башкорт опера студиясендә белем алырга тәкъдим итә һәм ул шунда укый, белем ала.
Бүгенге көндә күренекле шәхес, опера җырчысы Иван Галкинның (Вәли Галкин) иҗаты, тормыш юлы буенча тәфсилле итеп фәнни эзләнү-тикшеренүләр үткәрү сорала. Аның иҗаты халыкка мәгълүм булырга лаеклы.

 


Геннадий Макаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев