Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Никифорово җирлеге язга чыкты

Соңгы сигез ел эчендә Никифорово авыл җирелегендә үзара салым акчасына зур эшләр башкарылган

Шул еллар эчендә Чия башы (Никифорово) һәм Сәртек авылларында барлыгы 2 мең 286 метр озынлыктагы юл ремонтланган. Сәртек авылында зират койма (240 метр озынлыкта)  белән әйләндереп алынган. Ике авылда да урамдагы электр баганалары утлары алыштырылган; пожарный гидрантлар куелган; су башнялары койма белән әйләндереп алынган. Сәртектәге Метәүкә чишмәсе ремонтланып павильон ясалган. Чия башында чишмәнең тирә-ягы яңартып төзекләндерелгән. Тау урамы юлы буена электр баганалары утыртылып, өстәмә урам утлары көйләнгән.

Ә быел үзара салым акчасына Чия башында – Карл Маркс урамы, ә Сәртектә Муса Җәлил урамы юлларын ремонтларга җыеналар. Никифоровода чиркәү ремонты дәвам иттереләчәк. Үзара салым буларак, халыктан барлыгы 208 мең 250 сум акча җыелырга тиеш: Чия башында яшәүчеләрдән – 152 мең 150 сум, ә Сәртек кешеләреннән – 56 мең 100 сум. Бу акчага дәүләттән тиешле субсидия (833 мең сум) өстәләчәк.

Җирлек башлыгы Сергей Степанов әйтүенчә, Чия башындагы фельдшер-акушерлык пункты белән мәктәп арасында киләчәктә ял паркы булачак. Ул тирәләрне агач-куаклардан чистартып тигезләп куйганнар инде. Җирлек депутаты Рәсүл Садриев инициативасы белән, скандинавиячә йөрү өчен юл-тротуар ясау уйлары да юк түгел.

Мамадыш-Теләче юлының авыл халкы күптәннән көткән алты чакрым озынлыгындагы участогында инде ремонт башланган. Анысы 2023 елга тулысынча төгәлләнергә тиеш. Шулай ук, Ишки ягына да юл булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев