Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нагайбәкләр язмышы: «Бүген сезне казак итәбез, иртәгә сез моннан китәсез»

1 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Кассель поселогында «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы узды.

Нагайбәкләрнең иң зур бәйрәме 
Кассель авылының престол бәйрәме — 4 ноябрь, Көзге Казанский. Шул уңайдан, карендәшләребез үз бәйрәмнәренә кунак төшергәннәр, соңрак «Арумысыз, туганнар!» фестивален оештыра башлаганнар. 

Унбер ел элек жирле район көче белән генә башланган әлеге нагайбәк һәм керәшен культурасына багышланган фестиваль-конкурс хәзер өлкә күләмендә зурлап уздырыла. Елдан-ел күбрәк фольклор коллективлар, солистлар катнаша. Быел да жюри карарына 40ка якын иҗади номер тәкъдим ителде. Алар арасында борынгы нагайбәк көйләрен җырлаучы өлкән буын кешеләре дә, балалар бакчасы һәм сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүче, белем алучы балалар да бар. Өлкәннәрдән — Кассель авылыннан «Гумыр» , «Ностальгия», Париждан — «Чишмәлек», Остроленкодан — «Сарашлы» ансамбльләрен әйтеп китәргә кирәк. Бу коллективлар җырлый башлаганда залдагыларның барысы да диярлек, кулларына телефон алып, видеога яздырып бара. Чөнки, башка беркем дә болар кебек керәшен җыруларын казак мотивлары белән башкармый һәм башкара да алмый. 

Һәрбер нагайбәк авылында сәнгать мәктәпләренең барлыгы аеруча куандырды. Фестивальдә дә һәр авылдан балалар коллективлары чыгыш ясады. 

Бәйрәмгә, шулай ук, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл районында яшәүче нагайбәкләр дә килгән иде. 

Фестивальдә нагайбәк халык ашларын да тәкъдим иттеләр. Шомырт мае, чияле май, сөзмә, җиләкле пируг, койка (холодец) — телләрне йотарлык! Фойеда халык уеннарын күрсәттеләр.

24 сәгать эчендә — Урал тауларының икенче ягына 
Бәйрәмдә Башкортстанның Бакалы районыннан «Сөнәкәй» халык фольклор ансамбле дә бар иде. Бакалы һәм нагайбәк керәшеннәре, еллар узса да, элемтәдә торалар, ерак туганлык җепләрен хәтерлиләр.

Билгеле булганча, хәзерге нагайбәкләр элек Башкортстанның Бакалы территориясендә яшәгәннәр. Бу урыннарда Нагайбәк ныгытмасы да (Нагайбакская крепость) булган. Патша тарафыннан аларга казак сословиесы бирелгән. 1842 елны аларны, патшага тугрылыклы булганнары өчен һәм Россия территориясендә халыклар арасында тынычлык һәм иминлек булдыру максатыннан, Уралның икенче ягына күчергәннәр. Архив документлары буенча, кученү өчен аларга 24 сәгать вакыт биргәннәр. Хәтта, пичкә салган ипиләрен дә пешереп җиткермичә, атларга төялеп китеп барганнар. Нагайбәкләрнең күченү чорларына туры килгән бик тә моңлы һәм кызганыч җырулары да бар:

Кайгыга калды керәшен халкы
Патшаның сүзләре бик каты.
«Бүген без сезне казак итәбез,
Иртәгә сез моннан китәсез...»
Ай-гай керәшеннәр, ай-гай керәшеннәр
Гөмбәй буйларында яшиләр...

Өметләр — зурдан 
Нагайбәк районы башлыгы Егор Тимофеев сәхнәдән чыгыш ясап, әлеге фестивальнең масштабларын тагын да киңәйтергә теләкләре барлыгын әйтте. 

Фестивальгә Татарстан керәшеннәре дә кунак булып чакырылган иде. Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова барлык нагайбәкләрне бәйрәмнәре белән котлады.

«Татарстан керәшеннәре белән нагайбәкләр күп еллар тыгыз элемтәдә яши. Нагайбәкләр безгә Питрауга килә, без аларга Көзге Казанскийга барабыз. Бергәләп фәнни форумнарда катнашабыз. 2015 елда Казан Кремлендә нагайбәкләрнең традицион культурасына багышланган күргәзмә оештырдык. Башкарган эшләребез дәвамлы булыр, яшьләр өлкән буыннан чын культурабызны өйрәнеп, саклап, киләчәктә аны үстерер, дип ышанабыз. Бу — керәшеннәр һәм нагайбәкләр өчен бик тә мөһим», — дип сөйләде Людмила Белоусова. 

Татарстан керәшеннәре нагайбәкләргә бүләкләр һәм китаплар тапшырды.

 

Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләрнең культурасына багышланган форум, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Гөргөри кияүләре +» театральләштерелгән тамашасы турында тулырак түбәндәге ссылкалар аша кереп укый аласыз.

Татарстан керәшеннәре Чиләбе өлкәсендәге нагайбәкләргә юл тотты.

«Көньяк Урал нагайбәкләре» форумы: кемнәр алар, ничек яши, киләчәккә перспективалары.

«Бәрмәнчек»не нагайбәкләр алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев