Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. "Самара авиалинияләре" бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган. Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС.

"Татар-информ" агентлыгына билгеле булганча, АН-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан бүген очкан. Ул "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган булган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча "Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә ачкан.

МА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев