Мәләкәстә шәҗәрә бәйрәме булды
Хәбәрләр

Мәләкәстә шәҗәрә бәйрәме булды

Кичәдә Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы авыллары тарихы искә алынган

6 апрельдә Тукай районының Мәләкәс авылында "Күңелем түрендә авылым тарихы" дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме булып узды. Кичәдә шушы җирлек составында булган 5 керәшен авылы: Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы авыллары тарихы турында сөйләгәннәр.

Шунда Мәләкәс авылы тарихын өйрәнүче Роза Середенина (Евдокимова) киләчәктә китап чыгару теләге булуын белдергән.

Кичәдә җыр-биюләр дә булган. Мәләкәснең "Питрау" фольклор коллективының балалар төркеме керәшен җыруларын, биюләрен башкарган.


Нет комментариев