Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс урта мәктәбендә 23 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады

Май… Дѳньяныӊ чәчәккә күмелгән мәле… Ямь ѳстенә ямь булып, ак бантиклы җиткән кызлар, өр-яңа күлмәкле ѳрлектәй егетләр мәктәпкә ашыга… Капка тѳбендәге түтиләр, каш ѳсләренә кулларын куеп, яшьлекләрен сагына-сагына, алар артыннан карап калалар… Бүген – Соӊгы кыӊгырау бәйрәме. Аның белән бәйле хатирәләр өлкәннәрнең хәтер капкаларын какса, икенчеләрне ул олы тормыш юлына дәшә. Соңгы кыңгырау чыӊы шатлыклы да, моӊсу да…

Тукай районының Мәләкәс урта мәктәбендә тугыз класс укыган – 20, унбер класс тәмамлаган 3 укучы өчен быел мәктәп кыңгыравы соңгы мәртәбә яңгырады. Ел да уза торган бу бәйрәмгә былтыр замана үз тѳзәтмәләрен керткән иде. Шуңадырмы, быел Соңгы кыңгырау бәйрәмен авылыбызның олысы-кечесе түземсезләнеп кѳтеп алды.

Тантана җылы теләкләр, матур шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

– Бу кѳн сезнең мәктәп белән хушлашу кѳнегез генә түгел, ә олы тормыш юлыгызның башлануы да. Бу –  зур өметләр, ачышлар вакыты. Мәктәптә сез кирәкле белемнәрне алдыгыз, иҗади сәләтегезне күрсәттегез, туган җирегезне яратырга, үз карашыгызны һәм фикерегезне якларга өйрәндегез. Бу – бәяләп бетерә алмаслык капитал, ул сезгә тормыш кыенлыкларын тиешле югарылыкта үтәргә ярдәм итәчәк. Сез киләчәк юлыгызны сайлауда җитди, җаваплы адым алдында торасыз,–  дип мөрәҗәгать итте укучыларга мәктәп директоры Ирина Кузнецова.

 Укытучылардан һәм, әлбәттә, үз балалары белән бергә мәктәп юлын узган ата-аналардан да бик күп котлау сүзләре, матур теләкләр яңгырады.

Тантананың төп сәбәпчеләре – тиздән дәүләт имтиханнары бирәчәк чыгарылыш класс  укучылары, күз яшьләре аша, үз укытучыларына рәхмәт белдерделәр. Каршымда – Мәләкәс мәктәбенең йолдызы Анна Саттарова. Ул быел 9 классны тәмамлый. Кызыл аттестатка дәгъва белдерә.

– Мин кечкенәдән хыялланырга яраттым. Хыялларым үзем белән бергә үсә бардылар. Ләкин аларның берсе дә буш хыял булмады дип, горурланып әйтә алам.Тормышымны музыкадан һәм сәнгатьтә башка күз алдына китерә алмыйм. Укуымны шул юнәлештә дәвам итү максатыма әверелде дип әйтсәм, һич ялгыш булмас, – дип сөйләде Анна. – Авыр буласын беләм, әмма сынатмаячакмын, җәмгыятькә файдалы кеше буласым килә. Дѳрес сайлаган һѳнәрем аша үземне камилләштереп, дѳньядагы матурлыкны арттыру – менә минем бүгенге кѳндәге хыялым. Ә юлымдагы каршылыклар мине куркытмый, хыялларыма сыймас ѳметләрем янында алар кечерәеп кала. Хыялларымны тормышка ашыруда әти-әнием трамплин булды, ә әби-бабам маяка әверелделәр.

Ул арада сүзебезгә Аннаның әнисе Екатерина Саттарова да кушылды:

– Мин бәйрәмдә Аняның әнисе буларак кына түгел, ә тугызынчыларның класс җитәкчесе буларак та катнашам. Бүген минем икеләтә дулкынландыргыч кѳнем. Бу – минем беренче чыгарылышым. Класстагы укучыларым белән бергә, беренче балам, Аням да тугызны тәмамлый. Үзегез беләсез, беренчеләр алар үзгә була, аерата истә кала... Аня – гаиләбездә баш бала. Ул кечкенәдән тырыш үҗәт булды. Кайвакыт, ничек чыдый да, ничек җитешә икән бу бала, дип уйлап куя идем. Аня Чаллы шәһәренең дүртенче музыка мәктәбен тәмамлады, шәһәрнеӊ «Мизгел» җыр театры белән нинди генә конкурсларда катнашып җиӊүләр яуламадылар! Шуларныӊ иӊ дәрәҗәлесе – “Йолдызлык” конкурс-фестивалендә беренче урынга лаек булулары. Ә инде “Питрау” фольклор коллективы белән берлектә, бѳтен илне аркылыга-буйга гизделәр дисәм дә, һич  ялгышмам.

Заманалар үзгәрә бит. Бүген кеше акыллы гына гына түгел, ә тәртипле дә, җитез дә, сабыр да була белергә тиеш.  Баламның менә шушындый “алмаз” булып җитешүендә мин мәктәп, “Питрау” керәшен коллективларының, музыка мәктәбе укытучыларының, “Мизгел” җыр театры җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшинаның зур хезмәтен күрәм.

Бала бәгырь җимеше, диләр. Билгеле, имтиханнары ѳчен дә борчылабыз… Алда –имтиханнар, – дип сүзен тәмамлады Екатерина Саттарова.

Ул арада яныбызга Аняның әбисе килеп басты. Галина Борисова –  бѳтен гомерен шушы мәктәптә балаларга рус теле укытуга багышлаган укытучы. Бүген инде лаеклы ялда. Күзләреннән күреп торам, оныгы белән чиксез горурлана. Аня аның беренче оныгы бит.

– Аня мине әби иткән бала. Шуңа да ул миңа бик якын. Кечкенәдән әкият тыңларга яратты. Икәү бергә Тукай, Пушкин әкиятләрен укый идек, – дип истәлекләрен яңартып алды Галина Константиновна. – Берүк, Аняның гына түгел, бар балаларның да теләк-ѳметләре аклансын.

Галина Борисова нигез салган укытучылар династиясенең юлы ѳметле һәм дәвамлы күренә: әбисенең эшен, әнисе артыннан, оныгы дәвам итәчәк бит. Династияләр булганда осталык югалмас.

Шулай итеп, дәрес мизгелләре, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның, әти- әниләрнең котлау-теләкләре һәм укучыларның әйткән рәхмәтләре, биргән вәгъдәләре белән Соңгы кыңгырау  бәйрәме үтеп тә китте. Күңелдә бары якты хисләр генә калды.

Их, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Менә инде укучылар, сезнең дә кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калды. Мәктәп елларының кызыклы дәресләре, шау-шулы тәнәфесләре, төрле сәяхәтләре, походлары – болар барысы да, һичшиксез, бер генә түгел, меӊ кат исегезгә тѳшәр. Ә хәзергә ак юллар, тугры дуслар сезгә! Үрләр артында үрләр торганын онытмагыз…

И, язмыш, мәктәбебезнең һәм, гомумән, барлык мәктәпләрнең дә үзләренең сүзләре, үзләренең эшләре ѳчен тормышта үзләре җавап бирү яшенә җиткән чыгарылыш классы егетләренә һәм кызларына, зинһар, мәрхәмәтле бул…

 

Лилия УМНОВА.

Тукай районының Мәләкәс авылы.

Олег Канаков фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев