Әлеге фестиваль 16-22 ноябрь Чувашия Республикасы башкаласында Михаил Сеспель исемендәге дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак
"Идел әкияте" Чуваш автономиясе төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Фестиваль кысаларында үз спектакльләрен Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия театрлары күрсәтәчәк. Моннан тыш, катнашучыларны танылган осталардан лекцияләр, семинарлар һәм тренинглар көтә.
Кариев театры үз чыгышын 17 нче ноябрьдә ясаячак.
Нет комментариев