Халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озатканга 3 көн булды. Аны Казанның Курган зиратында җирләделәр
Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды. Киләсе елның август аенда Винера ханым белән Камил абыйның гаилә коруларына 35 ел тулган булыр иде.
Винера ханымның инстаграм битендә мәрхүм иренә багышланган пост пәйда булды.
"Ходай бирсә, бирсен иде, озын булган гомерне, күпме теләк теләсәк тә - язмышлар төрле-төрле. Дөньяның чигенә китеп югалдың, бәгърем минем, җанкисәккәем, яратканым, бердәнберем. Нинди хәлдә икәнемне -үз башлары аша узган кешеләр генә аңлый. Рәхмәт барыгызга да кайгымны уртаклашкан өчен. Әле һаман Камилне көтеп йөрим, менә кайтыр кебек төсле..." - дип яза җырчы. Бүген сукмакларны кардан үзем чистарттым дип, видео да элгән Винера Ганиева.
Матбугат.ру
Халык артисты Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озатканга 3 көн булды. Аны Казанның Курган зиратында җирләделәр. Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды. Киләсе елның август аенда Винера ханым белән Камил абыйның гаилә коруларына 35 ел тулган булыр иде. Винера ханымның инстаграм битендә мәрхүм иренә багышланган пост пәйда булды. "Ходай бирсә, бирсен иде, озын булган гомерне, күпме теләк теләсәк тә - язмышлар төрле-төрле. Дөньяның чигенә китеп югалдың, бәгърем минем, җанкисәккәем, яратканым, бердәнберем. Нинди хәлдә икәнемне -үз башлары аша узган кешеләр генә аңлый. Рәхмәт барыгызга да кайгымны уртаклашкан өчен. Әле һаман Камилне көтеп йөрим, менә кайтыр кебек төсле..." - дип яза җырчы. Бүген сукмакларны кардан үзем чистарттым дип, видео да элгән Винера Ганиева. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31595
https://vk.com/im?peers=29353753&sel=c22&z=video-50631679_456239301%2F1d2b388a969ab3d08c%2Fpl_post_-50631679_56550
Нет комментариев