Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Ясельская (Михайлова) - Татарстан Республикасының атказанган артисты

6 май көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концертында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты

Быел фестивальдә республиканың барлык почмакларыннан 5,5 мең конкурсант катнашкан.

Президент балаларны иҗат ягыннан үстерү өчен уникаль мәйданчык булган фестивальне оештыручыларга аерым рәхмәт белдерде. «Без «Созвездие-Йолдызлык»ны 20 елдан артык уздырабыз. Бу вакыт эчендә меңләгән бала үз талантларын ача алды. Барлык балаларга да, осталыкларын камилләштереп, алга гына хәрәкәт итүләрен телим. Бүген сез – иң яхшылары!» - дип мөрәҗәгать итте Президент катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов фестивальдә Гран-при номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Мәдәният үсешенә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, танылган алып баручы, «Созвездие-Йолдызлык» фетсиваленең сәнгать җитәкчесе, карендәшебез Марина Ясельскаяга (Михайлова) Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.
 

Марат Саетгараев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X