Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мактана белеп мактану

Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында “Идел” халыкара яшьләр лагерында яшь язучылар өчен иҗат семинары еш үткәрелә иде. Анда өлкән әдипләр мастер-класс лар үткәрә

Шулай берсендә, төшке ашны капкалап чыкканнан соң, берничә язучы бакча эчендәге эскәмияләргә таба юнәлдек. Иң алдан атлап баручы Гәрәй Рәхим кинәт кенә “тып” итеп туктап калды. Шул мәлдә үк, тирә-якны яңгыратып, кычкырып җибәрмәсенме: – Күрегез әле, егетләр, мине кайда да яхшы беләләр бит, ә!.. – Ни булды? – дип аның тирәсендә бөтерелә Марсель Галиев, язарына азык өмет итеп. – Укы, дустым.  “О, керәшен, о!” дип минем хакта язып куйганнар бит әнә... Марсель эскәмиягә ябыштырылган уч төбе хәтле генә кәгазь кисәген укый да, эчен тотып көлә башлый. Анда “Окрашено!” дип язылган була. Молодец, мактана белеп мактана безнең керәшен егете!

 

Рашат НИЗАМИ, язучы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев