Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләйлә Сабаева: "Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә"

"Һөнәрем - язмышым" акциясе кысаларында Сәвәләй авылы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева белән таныштырабыз

Сәвәләй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева  – авыл өчен янып-көеп, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүдә күп көч куючы  ханымнарның берсе.

Ләйлә  - Балтач районының Курмала авылы кызы.  Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә газчы һөнәрен үзләштерә. Сәвәләй егете Артем белән Балтачта танышалар. Егет туганнарына кунакка килгән була. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре алар очрагына аеруча туры килә. Вакытны озакка сузмыйча, өйләнешеп тә куялар.

Яшь гаилә Балтачта 3 ел яшәгәч, Артемның туган авылы Сәвәләйгә күченеп кайталар.  Ләйлә авылда газовик булып эшкә урнаша. Әмма аның күңеле мәдәният өлкәсенә тартыла.  Мәдәният йортына сәнгать житәкчесе кирәк дигәч, ике дә уйламыйча, газовик хезмәтен калдырып, клубка эшкә керә.

-Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе кирәк дигән хәбәрне ишеткәч, ирем белән киңәшләшергә булдым. Ул инде хезмәт хаклары күпме икән соң, дип сорады. Бер ун мең тирәсе бар бугай инде, дип җавап бирдем. Ә бит газовикларга акчаны начар түләмиләр. Артем инде каршы килмәде, үзеңә кара,  диде.  Клубка эшкә кердем, миңа бөтен кеше сәер итеп карый. Кем инде шундый эшне ташлый, диләр. Әмма миңа мәдәният тармагында эшләү бик ошый, эшкә баш-аягым белән чумдым, бу эшкә бик теләп алындым. Кечкенәдән мәдәнияткә гашыйк бала булгач, эшләү рәхәт,  катлаулы яклары да бар инде, -ди Ләйлә.

Сәвәләйне дә Ләйлә бер күрүдә үз итә.  Аның халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына гашыйк булдым, ди.  Үз эшен яратып башкаргач, сәвәләйлеләр дә Ләйләне ярата. Мәдәният йорты - ул авылның йөрәге. Авыл халкының ял итү, аралашу урыны, мәдәни тормышның үзәге ул. Башкалар бәйрәм иткәндә дә, алар бар күңел байлыгын тамашачыларга өләшә, гүзәллек дөнь­ясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә.  Мәдәният йорты җитәкчесе үзе иҗат дип янмаса,  башкаларны иҗатка тарта алмый. Яшь буынны әхлакый, эстетик яктан тәрбияләүдә, шулай ук борынгы гореф-гадәтләрне торгызуда, аларга милли традицияләрне сеңдерү - мәдәният хезмәткәренең төп бурычы. Бу юнәлештә дә балалар, яшьләр белән ныклы эшчәнлек алып баралар.  Авыл яшьләре мәдәният йортында уздырылучы чараларда бик теләп катнаша.

Социаль челтәрләрдә үз блоглары бар.

“Интернетта актив эш алып барабыз. Интернет - хәзерге көндә бик көчле корал. Социаль челтәрләр аша үзебезнең эшебезне күрсәтәбез, тамашачылар белән элемтәдә торабыз. Башка коллегаларыбызның да эшләре белән даими танышып торабыз һәм аларда уңышлы узган кызыклы чараларны үзебездә дә оештырабыз. Сәвәләйдә оештырылган чаралар, яңалыклар белән авыл халкы гына түгел, бөтен дөнья танышып бара ала”, -ди Ләйлә.

Сабаевлар гаиләсендә  өч бала үсә. Кызлары Алиса – VI, уллары Денис III сыйныфта укый, ә Ринас әле балалар бакчасына йөри.  Тормыш иптәше нефтьчеләрдә оператор булып эшли. Төп эшеннән бушаган арада  авыл җирендә генә була торган бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарырга да  өлгерәләр, яңа йорт салалар. 

 “Мин  - бәхетле кеше. Аллага шөкер,  яраткан эшем, гаиләм, яхшы коллегаларым, дусларым бар. Көн саен эшкә яхшы кәеф белән киләм. Миңа эшемдә ярдәм итүчеләр, төп терәк булучыларга, авылның мәдәни тормышында катнашучыларга рәхмәтлемен”, - ди Ләйлә.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев