Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үләнче киңәшләре: Үги ана яфрагы суык тигәндә булыша, бака яфрагы яраны төзәтә

Арча районының Иске Кырлай авылында яшәүче үләнче Фәйрүзә Әхмәтҗанова аяк астындагы үләннәрне җыя башларга вакыт, ди

– Әллә нинди чит үләннәр җыймыйм мин. Әби нәрсәләр өйрәтеп калдырды шуны эшлим, – ди Фәйрүзә апа. – Шушы көннәрдә үги ана яфрагы җыйдым. Аны киптереп куйдым. Үги ана яфрагы суык тигәндә бик ярдәм итә. Аннары җир җиләге яфраклары белән чәчәкләрен җыеп киптердем. Аларны чәй ясар өчен кулланам. Юкә чәчәген көтәм әле. Ул атса, күркә кайнатмасы ясамакчы булам. Күркәләрне май аенда җыеп туңдыргычка куйган идем. Юкә чәчәге белән икесен бергә кайнатуның файдасын таптым. Иммунитетны күтәрә. Юкә чәчәген аерым төнәтеп эчсәң дә була. Ул сидекне куа.

Фәйрүзә апа бака яфрагын да җыеп киптергән. Аны күбрәк үсеп утырган вакытта кулланабыз, ди. Кечкенә оныклары егылып аяк-кулларында яралар барлыкка килсә, шушы яфракны ябалар. Яраны тиз төзәтә икән.

– Канлы үләнне аракыга салып төнәтмә ясап куйдым. Аның өч яфрагын һәм бер чәчәген бер стакан суга салам да, көн саен эчеп куям. Төнәтмәнең файдасын күрдем – полипларым юкка чыкты, – ди ул.

Фәйрүзә Әхмәтҗанова тәмле чәй рецепты

Бакчада үскән алма, груша, чия, слива, карлыган, кура, миләш, сырганак яфракларын 10 литрлы чиләкне тыгызлап тутырганчы җыярга. Аларга күп итмичә бөтнек һәм мелиса да өстәргә була.

Яфракларны кул иттарткычыннан чыгарырга.

Иттарткычтан чыгарылган яфракларны 3 литрлы банкага тутырып куярга. Аннан 1 литр чамасы масса чыга. Аңа 1 аш кашыгы шикәр комы салып, банка авызын марля белән каплап, 3 көн идәндә тотарга.

Аннары шушы катнашманы киптерергә. Үзебезчә чын татар чәе була. Кышка тәмле дә, файдалы да чәй әзер!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев