Ләкелеләр Нәүрүз бәйрәмендә катнашкан - видео
Хәбәрләр

Ләкелеләр Нәүрүз бәйрәмендә катнашкан - видео

21 март көнне Сарманда Ә. Залаков исемендәге ял паркында Нәүрүз бәйрәмен үткәргәннәр

Бәйрәмдә Ләке авылыннан "Игәнә" халык, "Айбагыр" балалар ансамбльләре катнашкан. Бу турыда "Сарман" газетасы хәбәр итә.

Апалы-абыйлы гармунчы Иван Тазов белән Тамара Подвалованың сәхнә стажлары – ай-яй-яй!

- Сәхнәдә алтмыш ел инде мин, - ди Тамара апа.

Иван дәдәйнеке дә аныкыннан ким түгел.

- Без шушы арада Май чабуны билгеләп үттек, олы постка кердек, “Нәүрүз” бәйрәмен дә бик яратабыз, - диләр алар.

 

 


Нет комментариев