Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Барсуковадан каклаган помидор рецепты

Каклаган помидор италиядә килеп чыккан бик тәмле ризык ул. Зәй районының Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова помидор каклауның рецепты белән уртаклашты.

Каклар өчен бик эре булмаган помидрлар кирәк. Аларны дүрткә бүлеп, эчен алырга кирәк. Кисәкләрне бер-берсенә тыгыз итеп пергамент җәелгән табага тезәбез, өстенә тоз-борыч, итальян приправасын сибәбез дә, һәрберсенә бер-ике тамчы май тамызабыз.

Табаны 80 градуска кадәр җылынган духовкага куеп, 6-8 сәгать тотабыз, мичнең ишеген бераз ачык калдырырга кирәк! Газ мичен карап торырга кирәк, артык киптереп, сынар хәлгә җиткермәгез.

Чиста банканың төбенә бераз гына сыек май, телемләп туралган бер төш сарымсак, анан кипкән помидорларны салабыз. шулай итеп, банка тулганчы эшләргә кирәк. Помидорларны кашык белән бераз тыгызлап, һавасын чыгарабыз. Өстенә сыек май агызабыз. Помидорлар күмелергә тиеш, югыйсә бозыла. Чиста капкач белән каплап, салкынча караңгы урынга куябыз. Какланган помидорлар алты айга кадәр саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев