Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пронина: "Питрәчкә керәшен чиркәве кирәк"

Лидия Пронина 2019 елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясады

2019 елда Питрәч районында район, республика һәм федераль дәрәҗәдә актив эшчәнлек алып барылган. Бу турыда 18 апрель көнне Татарстан Республикасы керәшен оешмасының күчмә утырышында Питрәч бүлеге җитәкчесе Лидия Пронина әйтте. Ул 2019 елда Питрәч районында башкарылган эшләр буенча отчёт тотты.

Узган ел Кибәч авылында Спичковлар гаиләсе ярдәме белән авыл уртасында Изге Илья часовнясы төзелеп сафка бастырылган. Янсуар авылында да бертуган төзүчеләр Сергей һәм Альберт Смирновлар ярдәмендә часовня торгызылган.

Бүгенге көндә Керәшен Сәрдәсендә чиркәү тулы көченә барлык Питрәч керәшеннәренә хезмәт күрсәтә. Шушы авылдан Павел Семёнов Казанская духовная семинарияда белем ала. “Киләчәктә алмашка үзебезнең яшь белгечебез килер”, - дип әйтте җитәкче.

Район үзәгендә дә керәшеннәр керәшен чиркәве төзү омтылышы белән яшиләр икән. Чиркәү бинасын салып бирергә әзер торган карендәшләр дә бар. “Барлык документ эшләре әзер, банкта исәп-хисап счеты да ачылган. Әмма бүгенге көнгә кадәр чиркәү урнашасы җир мәсьәләсе хәл итеп бетерелмәгән”, - диде Лидия Пронина. Аның сүзләренчә район үзәгендә керәшеннәр бик күп, алар келәүләрне керәшен телендә ишетергә тели.

Лидия Пронина районда эшләгән музейларны да искә алды. Керәшен Сәрдәсендә Питрәч районының туган якны өйрәнү музееның бүлеге һәм Әлбәден авылында Советлар Союзы герое Петр Михайлович Гаврилов исемендәге музей эшли. Керәшен Сәрдәсе музеенда Франциядан, Вьетнамнан кунаклар да булып киткән. Узган елда Питрәч муниципаль районы тарафыннан музейга 1 000 000 сумга капиталь ремонт эшләнгән.

Районда 6 керәшен ансамбле эшләп килә. Әлеге ансамбльләрнең икесенә – “Чулпы” һәм “Сәяр” ансамбльләренә – халык ансамбле исеме бирелгән. Алардан башка бер бәйрәм чарасы дә узмый. 2019 елның 4-7 маенда “Сәяр” ансамбле Спас районының Болгар авылында узган “Татарстанның мәдәни мозаикасы” VI Республика мәдәниятара яшьләр фестивалендә катнашып, “Милли компонентлы вокал” номинациясендә 3 нче урынны яулаган.

15 майда “Сәяр” һәм “Чулпы” ансамбльләре Казанда ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруына барганнар. 18 майда Питрәчтә “Библиофест” фестивалендә Рәхмәт хаты алганнар. 28-30 июньдә Пенза губернасының Йөрүзән авылы Сабантуенда, 12 июльдә Зәйдәге Питрау бәйрәмендә, 21 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында Керәшен мәдәнияте фестиваленең 20 еллык юбилеенда, “Скорлупино-2019” Бөтенроссия яшьләр фестивалендә, Теләче районы Тәмте авылының “Казан сабантуе”нда катнашканнар.

9-11 сентябрьдә Керәшен Сәрдәсе авылында “Любовь без границ” яисә “Яратунын чиге юк” фильмы төшерелде. Аны “Мир” Россия телеканалы өчен әзерләделәр.

Питрәч керәшеннәре халыкара бәйгеләр, фестивальләрдән дә читтә калмый. 25 августта Халыкара этник музыка XI фестивалендә, “Туым Жондозы” керәшен этник мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә катнашканнар. “Туым Жондозы”нда Питрәчнең 2 номерлы мәктәбеннән Кирилл Спичков “Иң яхшы вокал башкаручы” номинациясендә җиңү яулаган. 2020 елгы “Ел хатын-кызы бәйгесе”ндә Валентина Ямщикова “Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңгән.

Лидия Пронина “Туганайлар” газетасына язылу мәсьәләсен дә күтәрде. Бүгенге көндә Питрәчтә газетага 117 кеше язылган. “"Туганайлар" - безне бер-беребез белән тоташтырып торучы бердәнбер басма. Ул 117 генә түгел, 1017 экзепляр килергә тиеш”, - дип сөйләде ул.

Бу темага

В Пестрецах прошло выездное заседание правления Общественной организации кряшен РТ

В музее Героя Петра Гаврилова провели экскурсию для членов правления Общественной Организации кряшен РТ. 

Питрәч районы керәшеннәре кунаклар кабул итте.  

Фоторепортаж 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев