Артист, юмор остасы Аграфена Васильеваның 70 яшьлек юбилее булды
Хәбәрләр

Артист, юмор остасы Аграфена Васильеваның 70 яшьлек юбилее булды

«Яшьлегемнән кайтып киләм әле» кичәсенә Аграфена Антоновнаның иҗатташ дуслары, якыннары, укучылары, аның иҗатын яратучы тамашачылар килде.

Унтун кызы Гөрпинә 

Беренче мәртәбә Аграфенаны якыннан кайчанрак күрдем икән? Татарстан халыклар дуслыгы йортындагы кичәгә барганда күңелемдә шул сорау бөтерелде. Татар театрлары сәхнәсендәге рольләрен әйтүем түгел. Үзгәреш елларында Татарстан радиосында үзе алып барган «Арумысез, керәшен карендәшәр?» тапшыруын да күздә тотмыйм. Якыннан, кара-каршы очрашуны әйтәм. 

Үзгәреш җилләренә ияреп, һәр халыкның үз бәйрәмен зурлап уздыра башлаган еллар. Май азагыннан башланган авыл Сабантуйларыннан кайтып кермәгән чак. Татар авыллары бәйрәменә, уттай печән өстендә керәшен Питраулары ялгана. Бертуган Муллиннар оштырган Келәтле Питравыннан газетага репортаж әзерләргә барган идем. Сөйләшеп торган җирдән, алып баручының мәйдан өстенә таралган дәртле дә, җырдай матур да тавышын ишетеп борылып карадым. Кыскарак кына буйлы чибәр бер хатын-кыз, моңа кадәр күргән юк, ә тавышы таныш. «Бүре Бәчелие кызы Марҗук белән Җабалак Симуны Унтунының кызы Гөрпинә ул. Казанда артист булып җөри», — диде әңгәмәдәш түтием. 

Аграфена Васильева
Аграфена Васильева

Тамашачыга — зур бүләк

Кичә башланырга бер сәгатькә якын вакыт булса да, җырчы Җәкәү йортына ияләнгән танышлар бирегә дә килеп җиткән иде инде. «Мин 12 кешегә билет алдым», — диде бер керәшен бәйрәмен дә калдырмаучы татар хатыны. Тамашачылар арасында Зәй, Мамадыш, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән килгән танышлар да күренде. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистларыннан Илдус абый Әхмәтҗанов, Әсхәт Хисмәтов, Олег Фазылҗанов та бар иде. Юбилярның чәчәк бәйләмнәре, таудай өелгән чәкчәк күтәргән туганнары килеп керде. Залны тутырып утырган тамашачыга карап, кичә башланганчы ук, Гөрпинәне беләләр, ихтирам итәләр дип уйлап куйдым.

Зал тутырып килгән тамашачы
Зал тутырып килгән тамашачы

Алга китү булса да, Аграфена Васильеваның иҗат кичәсе өч сәгать ярым дәвам итте. Әмма тамашачыларның берсе генә дә урыныннан торып чыгып китмәде. Гөрпинәгә ияреп, аның иҗат юлын барладык. Һәр юбилейдагыча, тормыш юлындагы каршылыкларга тукталып тормадык, матур мизгелләргә генә күз салдык.

Кичәнең исеменнән үк аңлашылганча, яшьлеккә кайтканда андый вак-төяккә игътибар ителми бит инде ул. Хисләр дөньясында кайнаучы иҗат кешесенә хас булганча, Аграфенаның да кемнәргәдер ошап бетми торган кискенлеге, турыдан яру гадәте бардыр. Әмма гадилегенә һәм юмартлыгына таң калырлык. Шулай булмаса, иҗат кичәсенә килүчеләргә зур бүләк әзерләмәс иде. Ул бүләк — Казан үзәгендәге «Туган авылым» милли комплексында чит ил туристларына күрсәтелә торган «Казан легендалары» фольклор тамашасы. Сигез-тугыз ел элек, «Мәңге җәшә, Келәтле» китабымны язганда ул шоу-тамашаны күрү бәхетенә ирешкән идем. 

Легендалар элекке ханбикәләрчә киенгән Туйбикә-Аграфенаның монологлары, артистларның җыр-биюләре аша җиткерелде. Артистларга килгәндә, алары — Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан һәм, шулай ук, «Сәйдәш» халык бию театрыннан.

Ак бүре, Болгар һәм Казан ханлыклары, Таһир һәм Зөһрә турындагы легендаларны сәхнәләштерделәр
Ак бүре, Болгар һәм Казан ханлыклары, Таһир һәм Зөһрә турындагы легендаларны сәхнәләштерделәр

Укытучылыкны түгел, театрны сайлый

Бертуган дәдәсе Аркадий мәктәп директоры булып эшләгәнлектән, өйдәгеләре Аграфенаны да укытучылыкка укырга дип озатып кала. Әмма Казан каласына килгән керәшен кызы театр училищесын сайлый. К.Тинчурин исемендәге театрда аңа бер-бер артлы зур рольләр бирәләр.

Эшкә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына күчкәч уйнаган беренче роле — «Казан сөлгесе»ндәге Саҗидә. Аның андый рольләре байтак була. Кайбер сәбәпләр килеп чыккач, алга таба аңа характерлы рольләр башкарырга язмый. Төрле җәнлек-җанвар, бала-чага булып уйнап йөри. Ахыр чиктә, тормыш дулкыннары аны театр диңгезеннән коры ярга чыгарып бәреп, авыр хәлгә төшерә. Әмма Ходай ярдәменнән ташламый.

Иң авыр чакларында иңнәрен куючылар була. Бу яңа заманда инде Гөрпинә эстрада концертларын алып баручы, юмор остасы, тамада буларак таныла. 

Сәхнәгә тартылуына килгәндә, Ходай барысын да күрә, вакыты җиткәч барысын да үз урынына куя. «Казан легендалары» театральләштерелгән фольклор тамашасында уйнау өчен артистлар сайлап алу кастингы була. Шунда 200 кеше арасыннан Аграфенаны Туйбикә роленә сайлыйлар. Казанның визиткасы булган бу шоу-тамаша 2016 елның язында күрсәтелә башлый. Шул вакыттан башлап, Аграфена — Туйбикә ролендәге алыштыргысыз профессионал.

Кичәдә тамашачы «Мин-Җан-Туфрак» спектакленнән дә өзек карады. Анда Аграфена Ана ролен тетрәндергеч итеп башкарды. Ә Ананың яу кырындагы яралы улы Әндрейне Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов уйнады. 

«Мин-Җан-Туфрак» спектакленнән өзек
«Мин-Җан-Туфрак» спектакленнән өзек 

Котлауларга уралып

Аграфенаның юбилей кичәсе котлауларга бай булды. Иң беренче булып, сәхнәгә Татарстан дәүләт советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин чыкты. Юбилярга ул мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән Наил Хәбибуллин тәбрикләде. 

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин

Аграфена Васильева кичәсенең оештыручылары булган Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова да юбилярга матур теләкләрен җиткерде. 

 Наил Хәбибуллин һәм Людмила Белоусова
 Наил Хәбибуллин һәм Людмила Белоусова

Мамадыш районының мәдәният идарәсе җитәкчесе, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов район башлыгы Вадим Никитинның тәбрик сүзләрен укыды. Җөридәге Питрауда Гөрпинәнең еллар дәвамында димче буларак катнашуын телгә алды. Үзенә хас юмор катыш, «Димче шалашын гына елдан-ел зурайттыра бара ул. Бәлки инде шалаш урынына келәт кенә бастырып куяргадыр», дип тамашчыны көлдереп тә алды. Барлык мамадышлылар ихтирамы буларак, Юкәче егете Валерий Шрыков матур җыр бүләк итте. 

Степан Спиридонов
Степан Спиридонов

Келәтле авылының ныклы терәге, «Медтехника»ның генераль директоры Геннадий Муллин авылдашы Гөрпинәгә юбилее уңаеннан санаторийга путевка бүләк иткәч, зал «аһ» итте. Геннадий Николаевич Келәтледәге Питрауны инде 30 елдан артык бергә гөрләтеп уздыруларын, тирә-якка даны таралган бәйрәмне үткәрүдә Гөрпинәнең роле зур булуын телгә алды.

Геннадий Муллин
Геннадий Муллин

Күренекле журналист Виктор Шадрин юбилярны Түбән Каманың керәшен этнографик-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе исеменнән котлап чыгыш ясады. 1992 елның апрелендә Казан циркында Аграфена белән икесенең бергәләп республика керәшен халык иҗаты фестивален алып баруларын да искә төшереп узды ул. Үзенең күп кырлы иҗаты, халыкка, мәдәнияткә хезмәте өчен Аграфена Васильеваның мактаулы исемнәргә лаек икәнен әйтеп, бар залны кул чаптырды.

Виктор Шадрин
Виктор Шадрин

Яратып, якын итеп

Сабакташлары — К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Люция Галләмова, Илгизәр Хәсәнов, телевидениедәге «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисамова һәм Зәйтүн Яркәев, укытучы Миләүшә Хаҗиева, шулай ук, Фаягөл Шәрәфетдинова театр училищесында укыгандагы кызык хәлләрне искә төшерделәр. 

телевидениедәге «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисамова һәм Зәйтүн Яркәев
«Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисамова һәм Зәйтүн Яркәев

«Казансу» ансамбленең җыруы; Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Георгий Ибушевның үз котлавын «Безнең ил» җыры аша әйтеп бирүе; Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗановның үзе язган җыруны ишеттерүе; «Бәрмәнчек» ансамбле артисты Елена Григорьева-Данилованың үз шигырен сөйләве; «Бәрмәнчек» солисты Зоя Борисованың «Тихо гуляй, мой милай»ны җырлавы; Түбән Кама ягыннан килгән туганнарының котлау өчен сәхнә тутырып чыгып басулары — болар барысы да юбилярга олы хөрмәт, аны ярату билгесе.

Зоя Борисова
Зоя Борисова
Аграфена Антоновнаның туганнары
Аграфена Антоновнаның туганнары

2016 елдан Идел буе районының сәнгать мәктәбендә балаларны актёрлык осталыгына өйрәтүче Аграфена Антоновнаны котлау өчен бу белем йортындагылар бөтен коллективлары белән килгәннәр иде, ахры. Директорлары Резеда Сөләйманованың хезмәттә уңышлар теләп, «алга таба да бергәләп эшлик әле» дигән сүзләрен тамашачы алкышларга күмде. Директорга ияреп, укытучылар, ата-аналар да юбилярга рәхмәтләрен белдерделәр.

18нче гимназиядә үзе белән бергә эшләүче карендәше Григорий Сергеев махсус бүләк әзерләгән — «Галәм» балалар хореографик коллективы чыгышы. Аграфенадан театр сәнгате серләренә өйрәнүче укучыларның сәхнәдә «Пикла әби дәресләре»н башкаруын да тамашачы яратып карады. Кичәдә Аграфена катнашкан фильмнарны күрсәтергә вакыт чикләнгән булса да, классик әсәрләр буенча күп сериаллар төшергән режиссёр Александр Далматовның чыгуы, аның саф үз телебездә сөйләве гаҗәпләндергән иде. Баксаң, ул керәшен булып чыкты.

«Галәм» балалар хореографик коллективы
«Галәм» балалар хореографик коллективы

«Яшьлегемнән кайтып киләм әле» кичәсенең сценарий авторы, режиссёры — танылган язучы Луиза Янсуар. Кичәне керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамлау аеруча отышлы булды. Анысы да режиссёрның осталыгы турында сөйли. Кичәне югары дәрәҗәдә Илдар Кыямов алып барды.

Келәте авылының Җабалак белән Бүре ыруларыннан чыккан һәм «артист булып җөрүче» Аграфенага үзенең уй-кичерешләре, кан хәтереннән күчкән им-дәвалары, димчелек сәләте белән бергә, сәнгатьтә дә балкып яшәргә язсын әле. Профессионал өчен иң мөһим булганы — үзе актёрлык сәләтенә өйрәтүче укучылары киләчәктә театр һәм кино сәнгатендә йолдызлар югарылыгына күтәрелсеннәр…

Кочак-кочау чәчәк букетлары, күчтәнәчләр
Кочак-кочау чәчәк букетлары, күчтәнәчләр

Артист та, димче дә, тамада да, укытучы да

Людмила БЕЛОУСОВА, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

— Аграфена — безнең керәшен хәрәкәтенең ветераны. Груша белән мин туксанынчы еллардан бирле таныш. Казан шәһәрендә бер генә керәшен чарасы да аннан башка узмады һәм хәзер дә узмый. Питраудагы «Димче почмагы» — журналистларның, телевидениедә эшләүчеләрнең, туристларның һәм кунакларның иң яраткан урыны. Питрау алдыннан матбугат конференциясе уздырганда бездән журналистлар «Димче почмагы» турында сорый. Ничә пар танышкан, ничәсе кавышкан? Статистика алып барыламы? «Димче почмагы» — Аграфенаның үз проекты, Питрауның бер күрке.

Җырчы Җәкәү йортындагы чараларда ул үзе дә катнаша, сәнгать мәктәбендәге балаларын да алып килә. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була. Ул — артист та, димче дә, тамада да, укытучы да.

Людмила Белоусова
Название

Әсхәт ХИСМӘТОВ, Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты:

— Ерак туган апам да сезнең нәселдән. Грушаны бик хөрмәт итәм. Аның белән «Казан сөлгесе»ндә дә, «Авыл эте Акбай»да да күп уйнадык. Бакчаларыбыз да Иделнең аръягында, бер тирәдәрәк иде. Аграфена бакчадан кайтканда уң ягына да, сулына да, алдына һәм артына да сумка аскан, кулында тележкасы да булыр. Янында — ире Фатин. «Фатин, син нәрсә?! Хатыныңа әзрәк булыш, берәрсен ал», — дим. Ул: «Извини, старик, я творческий человек, мне тяжести поднимать нельзя», — ди. Үзе дә груша кадәр генә, кечкенә генә Груша күпме күтәрсә дә зарланмас. Тормышта да ул шундый…

Әсхәт Хисмәтов
Әсхәт Хисмәтов

Равил ГАЙНЕТДИН, Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Мәскәү шәһәре:

— Әлбәттә, барыбыз да яшьлек елларыбызны хәтерлибез. Ничек итеп Казан театр училищесына керүебезне дә, мәрхүм Марсель абый Сәлимҗанов курсында укуыбызны да, Асия апаның ничек итеп безне матур әдәби телгә, сәхнә теленә өйрәткәнен дә... Ул еллар безнең өчен зур белем һәм тәҗрибә еллары иде. Уку еллары олы тормышка аяк басып, халкыбызга, милләтебезгә, рухыбызга, динебезгә һәм илебезгә хезмәт итәргә этәргеч булды. Ул елларның кадерен белеп, курсташларның уңышларын күреп, шатланып яшәдек һәм яшибез. Зөһрә белән икебез исеменнән, Грушаны мөбарәк юбилее белән котлыйбыз.

Равил Гайнетдинның видеокотлавы
Равил Гайнетдинның видеокотлавы

Фирая Моратова

ФОТОРЕПОРТАЖ


Нет комментариев