«Йолдызлы көз» яшь башкаручыларның республика фестиваль-конкурсы. Ул Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сарае, КФУның Яр Чаллы институты ярдәме белән оештырыла.
Максат – яшь артистларны хуплау, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итү, иҗади үсешләрен киңәйтү. Программада төрле жанрлар каралган: вокал, хореография, театр.
1998 елда Тукай районының Мәләкәс мәдәният йортында «Яшьлек» бию коллективы эшли башлый. Коллективны Зөлфия Исмаилова оештыра. 2009нчы елдан коллективның җитәкчесе — Татьяна Солдатова. Коллективта төрле яшьтәге балалар йөри.
«Яшьлек» бию коллективы район оештырган барлык мәдәни чараларда катнаша, Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган төрле фестивальләрдә призлы урыннар ала. «Яшьлек» хореография коллективы «Йолдызлы көз» республика яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында да катнашты һәм лаеклы бүләк — I дәрәҗә лауреаты дипломына ия булды!
Бу — бик матур нәтиҗә, аның артында зур хезмәт, тырыш репетицияләр, тырышлык, талант һәм биюгә мәхәббәт тора! «Яшьлек» коллективына яңа җиңүләр, якты чыгышлар телибез!
Фото Мәләкәс мәдәният йортыннан.
Нет комментариев