Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Махсус комиссия оештырылып, башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды.

Район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә булып, җәй көне башкарылган ремонт эшләре, җиһазландырылу дәрәҗәсе, мәктәп яны участокларының торышы һәм башкалар белән танышты.

«Быел районда мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатыннан, 6 эшче төркем булдырылды. Алар үз эшләрен 14 августта башлап җибәрде. Ә 18 августка тикшерү эшләре төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң махсус комиссия оешып, башкарылган эшкә нәтиҗә ясый. Анда бина, кабинетларның төзеклеге, бакча участокларының торышы һәм башкалар исәпкә алына», — дип аңлатты Равия Каримуллина.

Әлеге комиссия булган барлык мәгариф учреждениеләре дә яңа уку елына әзер: кабинетлар чиста, иганәчеләр, үзләренең, әти-әниләр ярдәме белән ремонт эшләре башкарылган, укучылар, укытучылар бергә-бергә бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр. Районда республика, федераль программалар ярдәмендә дә мәгариф учреждениеләренә капиталь төзекләндерү өчен зур финанс мөмкинлекләр бирелә.

Фотода: Үрәсбаш балалар бакчасы.  Җитәкчесе Любовь Павлова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев