Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күршеләр – иң якын кешеләр!

Мамадыш районының Югары Әрнәш авылында яшәүче Вера түтинең шатлыгы зур - яңа капкасы бар

Гел көтмәгәндә-уйламаганда, аның каралты-курасы гүрничәгә әверелде хәзер!
- Аның каралты-курасы хәрәбәләргә әйләнгән иде. Кайчан өстенә җимерелеп төшәр микән, дип күпме карап йөреп була?! Туганнар белән ял көнне җыелыштык та, өмә ясадык. Июльдә аның 80 яше тула, авылдашлардан, Абрамовлар династиясеннән бүләк булсын әле! Казанда яшәүче Мария апабыз һәм Николай җизни Мишуриннар аеруча тырышты, башлап йөрде, оештырды, бөтен эше ахыргача төгәлләп, өч көн буе эшләде, аларга аеруча рәхмәт. Вера түтидән бигрәк, аның өчен мин сөенеп йөрим әле монда, күңелдә үзгә бер рәхәтлек тоеп, - дип сөйли Таня Петухова.
Сөбханалла, ялгыз әбигә бик саллы, эчкерсез бүләк булган шул бу! Эшне ватсабтагы авылдашлар төркемендә шушы максат өчен акча җыюдан башлаганнар, кем күпме бирә ала? Авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков Усалидан калай алып менәргә булышкан. Өмәгә тракторы белән булышырга авылдашлары Мэлс Краснов, Юрий Логинов, Петр Дмитриевлар да килгәннәр. Калган эшчеләр – Вера түтинең күршеләре - көрәшче Григорий Абрамовның туганнары. Төп нигезгә еш җыелышалар алар. Чираттагы ялларында барысы бергәләп шушы игелекле гамәлне кылганнар: чергән коймаларны калайга алыштырганнар, иске сарайларны сүткәннәр, чүпләрне җыеп түккәннәр, агачларны утынга турап куйганнар... Әбинең ихатасында тулы тәртип: ачып керергә калай капкасы, тавык асрарга сарае да бар хәзер. Атлаган саен рәхмәт укый.
Бу авылда нигездә карт-корылар гына гомер кичерә. Кибет тә юк, күчмәсе атнага ике генә тапкыр килеп китә. Тик тормыш дәвам итә! Авылдашлар хәзер, бергә җыелышып, чишмәне төзекләндерергә планлаштыралар.



Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев