Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күпмилләтле төркем — ул безнең үзенчәлек

«ZAKARIA» фольклор төркеме 2017 елда оеша. Коллектив профессиональ музыкантлардан тора

 Төркемнең үзенчәлеге нәрсәдә? Репертуарыгыз нинди җырлардан тора?

 Безнең төркем күпмилләтле. Татарстанда күпмилләтле фольклор төркемнәр берәү генә. Россиядә дә андый төркемнәр барлыгын белмим. Әгәр дә интернетта күп милләтле төркем дип эзләсәк, иң беренчеләрдән булып «ZAKARIA» чыга.

Хәзергесе вакытта төркемдә дүрт кыз эшләп киләбез. Татар, башкорт, керәшен һәм мордва кызлары. Безнең төркемнең төп максаты — борынгы җырларны саклап калу, аларны яшьләргә яңа форматта җиткерү. Без ул җырларны фольклор экспедицияләрдә, әби-бабайлардан, төрле төбәкләрдә йөреп яздырып алдык. Эшебез бик күп, яздырган материаллар белән хәзерге көндә дә эшлибез. Без аларны үзләренең диалектлары белән, алар ничек башкардылар, шулай тамашачыларга җиткерергә тырышабыз. Шул ук җырларны яңа форматта да башкарып, яшьләр арасында да популярлаштырасыбыз килә. Чөнки җырларның күбесен яшьләр генә түгел, урта буын да белеп бетерми.Безнең чыгышларда шул җырларны ишетеп гаҗәпләнәләр, мондый җыр да булган икән бит, диләр. Онытыла барган җырларны саклап калырга, яңа буынга тапшырырга телибез. Шулай ук иҗатыбыз аша милләтара дуслык, халыклар бердәмлеген, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәтне күрсәтәсебез килә. Төркемдә ике кыз мөселман, калган икесе христиан динендә, ләкин бер-беребез белән аңлашып эшлибез. Без мәчеткә дә, чиркәүгә дә бергә керә алабыз.
«Барысы да акчага барып төртелә, спонсорларыбыз юк»

 Күп милләтле төркемне җитәкләү авыр түгелме? Матди ярдәм күрсәтүче бармы?

 Әлбәттә, коллективны җитәкләү бик җиңел эш түгел, чөнки җитәкченең вазыйфалары бик күп. Кызлар белән хәзер дүртенче ел бергә эшләп киләбез һәм бу безнең яраткан эшебез, «ZAKARIA» икенче гаиләбез. Без тату, зур гаилә.

Безнең төркемгә матди ярдәм күрсәтүче юк. Без дүртенче ел үз көчебез белән эшләп киләбез. Аллага шөкер, бөтенебез дә бик талантлы, һәрбер солистны әйтеп китә алам, ул оештыручы да, җырчы да, һәрберсе үз өлкәсендә бик иҗади кешеләр.

Грантлар ярдәмендә үзебезгә акча эшлибез. Спонсорларыбыз юк. Грант акчаларына альбом чыгардык, хәзер инде икенче альбом өстендә эшлибез. «Таврида» Россиякүләм форумында 600 мең сумлык грант оттык. Аны гастрольләргә һәм костюмнарга тотачакбыз. Әгәр дә безгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик теләп кабул итәр идек. Бүгенге көндә грант акчаларына гына иҗат итү бик авыр. Идеяләр күп, тик барысы да акчага килеп төртелә. Төркемне югары дәрәҗәдә үстерү, таныту өчен акча кирәк. Костюм тектерү, бина арендалау, концертлар кую, аранжировкалар яздыру шактый чыгымлы эш.

 

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев