Колышчы кызы "Созвездие-Йолдызлык - 2021" фестиваленең район этабында җиңде
Хәбәрләр

Колышчы кызы "Созвездие-Йолдызлык - 2021" фестиваленең район этабында җиңде

Ул "вокал-соло" номинациясендә катнашкан

Мамадыш районының Колышчы авылы кызы Ангелина Солганова "Созвездие-Йолдызлык - 2021" ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проектының район этабында "вокал-соло" номинациясендә беренче урынны алган. Җиңүчеләрне 16 март көнне Мамадыш шәһәрендә гала-концертта бүләкләгәннәр.

Гала-концертта Ангелина керәшен җырыуын башкарган.

Фото: "Нократ"


Нет комментариев