Покрау – Колышчының престол бәйрәме
Мамадыш районы Колышчы авылында Покрау бәйрәмен зурлап уздырганнар. Авыл халкы клубка бакчаларында үстергән җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән бөккән һәм пироглар пешереп алып килгән.
"Бәйрәмгә барлык авыл халкы чакырылды. Бигрәк тә өлкән буын кешеләрен атап чакырдык. Җырлап-биеп, уйнап, пешергән тәм-томнардан авыз итеп вакытның үткәнен дә сизми калдык. Илдәге пандемияне күздә тотып, барлык саклану күрелде, читтән кешеләр чакырмаска тырыштык. Авыл халкына һәм бәйрәмне оештырган клуб мөдире Нина Трушовага зур рәхмәт" - ди ветеран журналист Валентина Максимова.
Нет комментариев