Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көлүне онытмагыз!

Ихлас рәхәтләнеп көлүнең ни икәнен онытып барабыз шикелле… Ә юкка!

Ир белән хатын тәрәзәдән лотереягә машина откан күршеләрен күзәтәләр. Ире:

–Болай да тормышта күңелсезлекләр муеннан инде. Җитмәсә, монысы да машина откан!

 

–Мин “Ялкаулык белән ничек көрәшергә?” дигән китап сатып алдым.

–Файдасы бармы соң?

–Әйтә алмыйм. Укырга иренәм.

 

–Кем икәнеңне әйт һәм мин синең дустың кем булуын әйтәм.

–Мин миллионер.

–Ә мин синең дустың.

 

–Нигә кәефең юк?

–Беләсеңме, кичә мин автобуста бер чибәр кызны күрдем. Яшь, аяклары колакларыннан үскән... Күз кыстым...

–Шуннан?

–Торды да миңа урын бирде...

 

Сәер зат – кеше. Яратканга кыйный, тынычлык хакына сугыша, ял итәр өчен эшли, сәламәтлек өчен эчә...

 

...Мин савыт-саба юа торган бик күп препаратларны сынап карадым да... ахырда өйләндем!

 

- “Ай донт ноу” ничек тәрҗемә ителә?

- Мин белмим...

- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...

 

 

- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?

- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.

 

- Бәхетле булу өчен ниләр кирәк?

- Кайчагында күршеңне караклар талап чыкса да җитә.

 

- Синең белән танышканнан бирле юньләп ашый да, эчә дә, тарта да алмыйм, - дип әйтә ди бер ир сөяркәсенә.

- Шулкадәр нык гашыйк булдыңмыни?

- Гашыйк дип... Ул нәрсәләргә акчам калмый башлады...

 

Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый

- Мин сездә ун ел эшлим инде, тик моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...

- Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! - дип җаваплый начальник.

 

- Сиңа нинди кызлар ошый?

- Озын буйлылар.

- Соң син үзең кыска буйлы ич!

- Булсын, миңа түшәм буярга кирәк.

 

- Улыгыз географиядән бик йомшак.

- Йомшак булмыйча: безнең эш хакы район үзәген өйрәнеп кайтырга да җитми ич!

 

- Сезнең ютәлегез миңа ошамый...

- Гафу итегез, доктор, ләкин яхшырак ютәлли алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев