Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клипка да төшкәннәр, атта урам да әйләнгәннәр

Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте яшьләре «Безнең ил» халык җыруына клип төшергәннәр

Бу алар тарафыннан икенче клип, ләкин монысында кеше дә күбрәк катнашкан, гомумән, эш тә күләмлерәк булган. Раштуага бүләк итеп клип төшерүне «Сүрәкә» фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина тәкъдим иткән. Ул үз өстенә сценарий язуны һәм режиссер вазыйфаларын да алган. Клипта Балчыклы, Келәтле, Ключ Труда, Ташлык авыллары кешеләре катнашкан, өй эче күренеше шәһәребезнең 31 нче мәктәбе музееннан алынган.

– 2021 ел – Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы, шуңа күрә бу клип шулай ук, быел планлаштырылган проектларның берсе. Актерлар арасында мин дә бар идем. Бик матур урыннарда булдык. Кышкы авыл, аның табигате күренешеннән гүзәлрәк нәрсә бар икән?! Дөрес, авырлыклар да булды, ләкин эшнең нәтиҗәсен күрү тагын да рәхәтрәк, – ди «Керәшен» җәмгыяте рәисе ярдәмчесе Эльмира Ситдыйкова.
Иң авыры, билгеле, режиссер өстендә булган. Әмма Ольга Вәлиуллина әйтүенчә, барысын да алдан уйлап куйгач, эш тизрәк барган.

– Һәр урында нәрсә төшерәчәгебезне планлаштырып куйдык. Эпизодлар арасында машинада җылындык. Суыкта видеокамера ватылмасын, дип курыктык. Бәхеткә, ул-бу булмады. Төшергән вакытта егетләрдән кызларга яртышар чиләк су китерүләрен сорадым. Борылырга өлгермәдем, ә алар кызлар көянтәләренә тулы чиләкләр элгән. Янәсе, безнең керәшен кызлары сынатмый, – дип искә алды клип төшерү мизгелләрен «Сүрәкә» җитәкчесе.

Клибы гына түгел, җыруы да бик матур. Ләкин нишләп нәкъ менә аны сайлаганнар икән? Ольга Владимировна бу җыруны беренче тапкыр 10 ел элек Диана Мишкина (урыны оҗмахта булсын) һәм «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле башкаруында ишеткән һәм бик ошаткан.
Озак еллар дәвамында аны исендә тоткан. Ә яшьләргә тәкъдим иткәч, бертавыштан хуплаганнар. «Безнең ил» җыруын һәм клибын алар Диана Мишкина (Кристина Кузнецова туганы да әле ул) рухына багышлаганнар.

Күңелдә калган мизгелләрнең берсе «Йолдыз» кушаматлы ат җигелгән чанада авыл урамыннан әйләнү булгандыр. Егетләр-кызлар моны зур бүләк итеп кабул иткәннәр һәм Ташлык авылы кешесе Рөстәм Мостафинга рәхмәтләрен җиткерәләр.

– Безнең өчен иң мөһиме – чын керәшен киеме табу иде. Ярдәм итүчеләр дә булды. Сүз уңаеннан, бәлки кемдәдер, әбисенең иске плюш туны ятадыр. Без аны тәртипкә китереп, концертларыбызда кулланыр идек. Гомумән, катнашучыларга да, әлбәттә, иҗади тәкъдимнәрне тормышка ашыруда «Керәшен» җәмгыяте рәисе Тамара Алек-сеевнага олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу клиплар кешеләргә үз халкын якынрак танып белергә ярдәм итә, – ди Ольга Вәлиуллина.

Шунысы да бар: клиплар ел дәвамында башка ансамбльләр белән дә төшереләчәк.

Лилия Заһретдинова, "Туган як"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X