Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Җомга һәм ял көннәрендә республика территориясендә яңгыр һәм бозлавык көтелә

Алдагы көннәрдә Татарстанда температура күтәрелү көтелә. Киләсе атна башында ук республикага тыныч һәм бик җылы һава торышы киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 һәм 10 апрельдә төбәктә яңгыр, төнлә җепшек кар явуы көтелә. Төнлә синоптиклар -1дән +4 градуска кадәр, көндез — 4-9 градус  җылы фаразлый. 9 апрельдә урыны белән 13,  10 апрельдә 15 градуска кадәр җылы була. Юлларның аерым урыннарында бозлавык булырга мөмкин.

Якшәмбе көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә атмосфера фронты йогынтысы сакланачак: яңгырлар көтелә, температура — 0-5 градус, урыны белән 8 градуска кадәр җылы булачак. Урыны белән бозлавык саклана. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы — 7-12, кайбер районнарда16 градуска кадәр күтәрелә.

«Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында антициклон йогынтысында тыныч аз болытлы һәм бик җылы һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә температура 14-19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», — диде синоптиклар. 

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев