Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәт белән искә алабыз

Республиканың күренекле журналисты, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Александр ФИЛИППОВка, исән булса, 20 январь көнне 84 яшь тулган булыр иде

Чыгышы белән Зәй районының Зичәбаш авылыннан булган Александр Сергеевич — үзенең бар гомерен матбугатка багышлаган карендәшебез. Газетабызның махсус хәбәрчесе буларак, “Туганайлар” битләрендә дә аның шактый кызыклы материаллары бастырылды. Танылган карендәшебезне хөрмәт белән искә алып, газета укучыларга аның “Этлек” дигән хикәясен тәкъдим итәбез.

Этлек

Эт малай да инде бу Кирәмәт. Бөтен малай-шалай кемгәдер ниндидер яхшылык эшлим дип янып йөргән бер вакытта, ул гел киресен эшли дә тора инде менә, чукынчык!

Яз. Кар астына су төшкән. Чана эзләре буйлап менә-менә гөрләвекләр агып китәргә җыенган вакыт. Малайлар, көрәкләре белән ергалап, җыелып торган кар суларын агызып җибәрәләр. Ә Кирәмәт алар артыннан ук шуның киресен эшли: ерганакка кар ыргытып, тыгызлап таптый. Анда янәдән дә су җыела. Малайларның игътибары юнәлгән арада, шул тирәдә бер-ике урында чокыр казып, өстен кар элпәсе белән каплап куя. Сизмәсеннәр өчен өстенә юлдагы салам, тирес ише нәрсәләр сипкәләп чыга. Баткалак әзер. Ул ясаган чокырга берәр малай төшеп батса, әй, кызык та булачак соң Кирәмәткә. Күзеннән яшьләре атылып чыкканчы бөгелә-сыгыла кычкырып көләчәк ул аннан.

Малайлар да йоклаганнардан түгел. Сизенәләр аның этлек эшләп йөрүен. Шунда Түбән оч Бәдрие каядыр юкка чыгып торды да, яңадан йөгерә-йөгерә килеп, Кирәмәт янында туктады. Иреннәрен ялмаштырган була үзе.–  Сине әниең чакырды, Кирәмәт, абыең шәһәрдән морожныйлар алып кайткан.
Эреп беткәнче кайтып җитсен, диде, – дип әйтте дә, малайлар янына китеп барды. Аннары борылып:

– Берәрне безгә дә алып кил, яме! – дип өстәде.

Туңдырма, дигәндә, Кирәмәт дөньясын оныта да оныта инде. Шул сүзне ишетүгә өенә таба борылып бер атлавы булды, бер аягы үзе казыган баткалакка төште дә чумды! Баткан аягын тартып алып, алга таба тагын бер ыргылган иде, икенче аягы да чокырга батты. Җитмәсә, ул, алга төкәнеп, ике кулы белән өченче баткалактагы кар суын айкап чыкты. Колакчыннары очып баручы көртлекне хәтерләткән куян бүреге дә юл алалмыйча җыелып торган суга шап итеп төште. Салкын кар суы башта Кирәмәтнең аяк-кулларын яндырып алды, аннары аның өшеткеч салкынлыгы җелегенә үк үтеп кергәндәй булды. Ул арада аның исенә төште-төшүен, ләкин эш узган иде инде. Абыйсы шәһәргә бүген иртән генә китте бит! Ничек шулай тиз генә әйләнеп кайтып җитсен ул?! Алдадылар, утырттылар, –  дип уйлады Кирәмәт. Болай булгач, өенә кайтмый да кайтмый инде ул. Чыланган бүреген селеккәләп, артын алга китереп башына элеп куйды да, берни булмагандай, бая үзе буып куйган суларны ерып, агызып маташты. Теше тешкә тимичә бөтен тәне дер-дер калтырый башлагач кына көрәген кардан сөйрәп, капкаларына таба атлады. – Баткалак ясаган кешенең кулы коргыры, –  дип каршылады аны әнисе. –  Беткәндер бүтән төрле уеннары! Кирәмәт шомга калды. Кулы коргач, малайлар белән бүтән уйный алмый бит инде ул. – Үзе казыган чокырга үзен батырырга иде ул малайның, – дип дәвам итте әни кеше улын яклап. Кирәмәт елап ук җибәрде. Бабасының: – Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең! –  дигән сүзләре исенә төште. Гаҗәп, нишләп онытты икән ул шундый алтын сүзләрне...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев