Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт кенәгәсе ниләр сөйли?

Мөслим районының Керәшен Шуран авылында яшәүче Иван Петров әнисе Ольга Виноградованың 1943 елда тутырылган хезмәт кенәгәсен таба

Ольга Яковлевна 1918 елда Керәшен Шуран авылында туа. Алар гаиләдә алты бала тәрбияләнә. Дәдәйләренең икесе сугыш кырында вафат була, ә берсе яраланып, туган җиренә исән-имин кайтып җитә. Авылдагы ир-атлар сугышка киткәч, барлык авыр эш хатын-кызларга, Ольга шикелле яшь кызларга һәм балаларга кала. Нинди генә эшләр башкарырга туры килми аларга: эскерт өю, борчак чабу, урман кисү, ашлык сугу, солы бәйләү, арба төяү, бәрәңге алу һ.б.

 

“Әниебез Ольга Яковлевна укытучы булып эшләде. Ул тәртип, чисталык яратучы бик пөхтә кеше иде. Безне дә шуңа өйрәтте. Бу хезмәт кенәгәсе дә әнием шундый булганга саклангандыр, – дип сөйләде Иван Петров. – Без үскәндә дә чалгы белән борчак чабалар иде әле, әниемә ияреп барганым исемдә калган. Урман кисү, ашлык сугу – барысы да бик күп көч сорый торган хезмәт. Бу эшләр ир-ат өчен дә авыр, ә хатын-кызларга бигрәк тә. Шушы эшләрнең үтәлүе турындагы мәгълүмат хезмәт кенәгәсенә язылып барылган. Анда эшнең төрен, кайсы айның ничәнче числосында башкарылганын, хезмәт көннәренең күпмегә җыелганын язу өчен графалар бар. Эшнең үтәлгәнен раслап, ахырда бригадир үз имзасын куйган.

1941 елда Бөек Ватан сугышына алынган әтиебез Иван Иванович Петров яраланып кайта. Әни белән алар сугыш тәмамлангач, 1945 елда гаилә коралар. Әти дә бик тырыш кеше иде. Ул – авылда беренче шофёр. Колхозда 35 ел эшләде.

Тормыш авыр дип, әти-әнинең зарланганын белмәдек. Авырлыкларга карамастан, алар безгә бик күңелле яшиләр сыман тоела иде. Бәйрәм саен ашка җыялар, табында матур итеп җырлашып утыралар. Без шул җырларны тыңлый-тыңлый, йокыга китәбез... Гаиләдә биш бала үстек. Һәрберебез үз юлын тапты. Бүгенге көндә дүртебез исән-сау, үз тормышыбызны алып барабыз.

Тормышның бәясен, кадерен белеп яшәгән әти-әнием минем өчен һәрчак үрнәк булып калыр”.

 

Әдилә НӘГЫЙМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев