Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык синоптигы: «Февраль башларында кар ишеп явачак»

Быел кар бик күп яуды. Ишегалларына керерлек түгел. Синоптиклар моның кадәр кар көткәнме? Әле тагын явачакмы?

– Карны болай күп явар дип көтмәгән идем. Быелгысы без көткәннән дә артып китте. Былтыр да аз булмады. Ул чакта көннәр җылы торгач, яңгырлар да яуды. Күп кар эреп бетте. Мин бу карларны соңрак көткән идем. Әле алар тагын булачак. Гыйнвар ахыры февраль башларында кар ишеп явачак, – ди ул. – Авыл хуҗалыгы өчен дә сөенәм. Башта уҗымнарда кар юк иде. Раштуа бәйрәме алдыннан җылытып алды да, аннары кар яуды. Бу бик кирәкле иде. Кар тиз ятты. Буранга килгәндә, ике ел элек мондый хәл күренмәде. Башка вакытта ул җылы яктан килә иде. Быел бураны да салкын җилле булды. Чын кыш әнә шундый була инде ул.

Атна ахырына җылытачак. Кач манудан соң,гел шулай була. Киләсе атнада тагын салкыннар көтелә.

 

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев